"Батырлар. Герои Татарстана" республика программасында катнашучылар Рөстәм Миңнехановка үз проектларын тәкъдир иттеләр

20.02.2026

Бүген «Батырлар. Герои Татарстана» республика программасында катнашучылар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка үзләре эшләгән проектларны тәкъдир итте.

Искәртәбез, «Батырлар. Герои Татарстана» программасына Рөстәм Миңнеханов узган елның июлендә старт биргәән иде. Программа «Геройлар заманы» федераль проектының аналогы булып тора.

Программаның максаты - МХО ветераннарын граждан тормышына яраклаштыру, шулай ук аларның уникаль тәҗрибәсен, мотивациясен һәм потенциалын дәүләт һәм муниципаль идарә системасында куллану.

Программаны Казан федераль университетының (КФУ) Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе гамәлгә ашырды.

МХО ветераннары конкурс буенча сайлап алынды, һәм җиңүчеләр өчен 500 академик сәгатьтән артык күләмдә һөнәри әзерлек буенча махсус программа оештырылды, аңа озакка сузылган көндезге укулар, хакимият органнарында, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә стажировкалар, Татарстан Республикасы җитәкчеләре арасыннан остазлар белән эшләү керә иде.

Бүген программада катнашучылар үзләре төзегән проектларны тәкъдир иттеләр. Барлыгы 10 проект әзерләнгән, аларның бер өлеше - төркемнәр тарфыннан. Проектлар юнәлеш министрлыкларын һәм ведомстволарны җәлеп итеп эшләнгән.

Шулай итеп, яшьләргә хәрби-спорт һәм патриотик тәрбия бирү үзәкләрен үстерү проектлары, МХО ветераннарын нәтиҗәле тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләү кебек актуаль юнәлешләр, иҗтимагый иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге проектлар, архитектура һәм территорияләрне планлаштыру өлкәсендә цифрлы хәл ителешләр кертү проекты һ. б. тәкъдир ителде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашучылар тәкъдим иткән инициативаларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм аларны гамәлгә ашыруны хуплады. Ул шулай ук «Батырлар. Герои Татарстана» программасы укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котлады, киләчәктә яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту эшне активлаштыруларына ышаныч белдерде.

«Сезнең кирәкле тәҗрибәгез һәм теләгегез бар, - диде ул. Мин хуплыйм! Иң мөһиме – программада катнашучылар һәм ветераннарыбыз тыныч тормышта патриотик юнәлештә, сугышчыларны тернәкләндерү, адаптацияләү кебек өлкәләрдә эшләсеннәр".

Аерым алганда, Татарстан Республикасында яшьләргә хәрби-спорт һәм патриотик тәрбия бирү үзәкләрен үстерү проекты тәкъдир ителде. Проектның максаты - төбәктә барлык муниципаль районнар өчен бердәм булган яшьләрне хәрби-спорт әзерләү системасын булдыру. Сынау районнарында үзәкләр булдыру, МХО ветераннары арасыннан инструкторлар әзерләү күз алдында тотыла. Алга таба - тәҗрибәне башка муниципаль районнарга таратырга.

Аннан соң патриотик тәрбиягә юнәлдерелгән, әмма таррак форматтагы проект – кече авыл җирлекләрендә яшьләр белән шөгыльләнү булды. 10-17 яшьлек яшүсмерләрнең физик мөмкинлекләрен ныгыту, аларның физик үсешен тәэмин итү өчен комплекслы мәйданчык – каршылыклар полосасы, җиңел атлетика полосасы булдыру тәкъдим ителә.

Иҗтимагый иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге проект республика территориясендә тәртипне саклау өчен волонтерлык үзәген оештыруны һәм булдыруны күздә тота (ирекле дружиначылар).

Тагын бер проект спортны пропагандалауга кагылды - "Спорт МХО ветераннарын нәтиҗәле тернәкләндерү буларак".

Шулай ук бүген архитектура һәм территорияләрне планлаштыру өлкәсендә цифрлы хәл ителешләрне гамәлгә кертү проектлары, авыл хуҗалыгында кайбер заманча алымнарны һәм технологияләрне кертү проектлары тәкъдир ителде.

Искәртәбез, «Батырлар. Герои Татарстана» программасында катнашучыларның кайберләре өчен укыту барышында һөнәри эшчәнлекләрендә үзгәрешләр булды инде. 15 кеше шәһәр һәм авыл советлары депутаты итеп сайланды, аларның берсе авыл җирлеге хакимиятен җитәкли. Кайбер батырлар агымдагы эшчәнлек кысаларында күтәрелеш алды яки аларның кандидатуралары министрлыкларда яки муниципаль берәмлекләр администрацияләрендә вазыйфаи позицияләрне карау процессында.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.