Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Стратегик инициативалар агентлыгының Күзәтчеләр советы утырышында катнашты

18.02.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) Күзәтчеләр советы утырышында катнашты, анда 2025 елда СИА эше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук төбәкләрдә тормыш сыйфатының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.

Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. Утырышны турыдан-туры трансляцияләү оештырылды.

Владимир Путин Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) ил үсешенә ярдәм итүен дәвам итәр дип өметләнүен хәбәр итте. «Мин сез киләчәктә дә төбәкләрнең һәм муниципалитетларның, димәк, бөтен илнең озак вакытлы, тотрыклы үсешенә зур һәм сизелерлек өлеш кертәчәксез дип ышанам», - диде ул СИА Күзәтчеләр советы утырышы барышында.

Утырышта Владимир Путин төбәкләрдә гаиләләргә һәм яшьләргә ярдәм итү турында фикер алышты, туучылар санын арттыру буенча эшләргә өндәде. «Бүген яшьләргә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча лидер төбәкләр тәҗрибәсенә аерым тукталуыгызны сорар идем. Иң яхшы тәҗрибәләрне таратырга, туучылар санын арттыру буенча төбәк программаларына кертергә кирәк", - диде ул.

Владимир Путин Светлана Чупшеваны СИА җитәкчесе вазыйфасына яңадан билгеләнүе белән котлады.

Светлана Чупшева төп нотык белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул ел саен СИА формалаштыра торган тормыш сыйфаты илкүләм рейтингының ТОП-20 төбәген тәкъдим итте.

Лидер төбәкләр бишлегенә гадәттәгечә Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе, Татарстан Республикасы, Сахалин өлкәсе керде.

Беренче егермелеккә быел беренче тапкыр Липецк өлкәсе һәм Кырым Республикасы кергән.

Моннан тыш, утырыш башланыр алдыннан Владимир Путин СИА генераль директоры Светлана Чупшева һәм Президент ярдәмчесе Максим Орешкин озатуында СИА биш илкүләм инициативаны: социаль, технологик, эшкуарлык, кадрлар һәм экологик инициативаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә һәм перспективаларына багышланган күргәзмәне карады.

Үзәк стендта дәүләт башлыгына Россия субъектлары арасында СИА рейтингы лидерларын тәкъдим иттеләр. Комплекслы инфраструктура үсеше мисалы сыйфатында Суздальдә «Дымов» компанияләр төркеменең инвестиция проекты нәтиҗәсе күрсәтелде.

Президентка гражданнарның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшырта торган уңышлы төбәк тәҗрибәләре турында илкүләм социаль инициатива стендында сөйләделәр. Илкүләм технологик инициатива стенды очучысыз авиацияне үстерүгә, милли кадрлар инициативасы стенды яшьләр белән эшләүгә багышланган иде.

СИА экологик, эшкуарлык һәм климат инициативалары кысаларында Владимир Путин «Экология» юнәлеше буенча тормыш сыйфаты рейтингы һәм инвестклимат торышы рейтингы нәтиҗәләре белән танышты. Моннан тыш, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин Президентка Азов буеның тотрыклы үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Башка губернаторлар һәм кече һәм урта бизнеска ярдәм итү оешмалары вәкилләре белән бергә Рөстәм Миңнеханов та махсуслаштырылган күргәзмә проектлары белән танышты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. kremlin.ru, ММЧ материаллары кулланылды.