Яңалыклар

25.06.2009
шартларында бизнесны алып баруның ислам принциплары эшлекле даирәләрдә торган саен күбрәк кызыксыну уята бара, һәм ислам банкингы белән хезмәттәшлек итүнең зур потенциалы бар. Бүген Казанда ислам бизнесы һәм финанслар халыкара саммитын ачу тантанасында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Саммитны ачу тантанасы изге Коръәнне уку белән башланып китте.
23.06.2009
2008 елда Татарстан Республикасында укучы һәм студентларны наркотик матдәләр куллануга профилактик тикшерү барышында 299561 кеше каралган. 416 кешедә наркотик матдәләр куллану билгеләре табылган. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Айрат Зиннуров әйтте.
Брифинг Татарстан Республикасында наркоманиянең таралуына каршы тору эшенең төп юнәлешләренә багышланган иде, һәм ул, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
23.06.2009
Кече һәм урта бизнес үсеше өчен шартлар тудыру, сертификатлаштыру шартларын үзгәртү, фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерү – импортны алыштыру һәм Россия товарларының конкурентлылык сәләтен арттыру шуларга бәйле. Бүген Казанда узган “Импортны алыштыру – Россиядә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яңа курсы” исемле кече һәм урта эшмәкәрлек форумының пленар утырышында “ОПОРА России” Гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы президенты Сергей Борисов шул турыда сөйләде.
22.06.2009
Түбән Камада “Нижнекамскшина” ААҖ акционерларының йомгаклау җыелышы булды. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
22.06.2009
Кичә, 21 нче июньдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасының чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов хатын-кыз командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча үткәрелә торган “Челендж 2” чакырылышының беренче кубогы тантаналы чарасында катнашты. Турнир Казандагы Чирәмдәге хоккей үзәге кырында башланып китте.
20.06.2009
Бүген Татарстан Премьер-министры, Универсиаданы оештыру комитеты рәисенең урынбасары Рөстәм Миңнеханов Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы объектларын төзү эшләренең барышы белән танышты.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, “Универсиада-2013 дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Владимир Леонов һәм башкалар озатып йөрде.
19.06.2009
Бүген еллык гомуми җыелышта “Казаноргсинтез” ААҖ акционерлары 2008 елдагы эш нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләмәү өчен тавыш бирделәр. Предприятие акционерларының еллык гомуми җыелышын “Казаноргсинтез” ААҖ нең Директорлар советы рәисе – “ТАИФ” ААҖ нең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов үткәрде.
Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Акционерлар предприятиенең еллык хисабын расладылар, җәмгыять уставына үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирделәр һәм предприятие Директорлар советының яңа составын расладылар.
18.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Борис Павлов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән Килешүне гамәлгә ашыру буенча Координация Советының киңәйтелгән утырышын үткәрде.
Киңәшмәдә “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Малышев катнашты. Ул, аерым алганда, “Роснанотех”та тематик киңәшмәләр үткәрү практикасына күчүләрен искәртте. Бүгенге утырыш медицина, фармакология һәм биотехнологияләр өлкәсендәге проектларны карауга багышланган.
17.06.2009
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “ВАМИН Татарстан” ААҖ генераль директоры Вәгыйз Минһаҗевны хезмәттә югары уңышларга ирешүе белән котлады. Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы исеменнән Минһаҗев әфәнде адресына җибәрелгән телеграммада шул турыда әйтелә.
16.06.2009
Бүген Казан Ратушасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең транспорт министры Игорь Левитин “Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү (Татарстан Республикасы)” проекты кысаларындагы объектларны проектлаштыру тәртибе турындагы Меморандумга кул куйдылар.
Документка студентларның 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннарын (Универсиаданы) әзерләү һәм үткәрү вакытында Казанның транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмә барышында кул куелды.

Битләр: << 2131 2132 2133 2134 2135 2136 2137 2138 ( 2139 ) 2140 >>