Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2013 ел Универсиадасы объектларын төзү эшләренең барышы белән танышты

20.06.2009

Бүген Татарстан Премьер-министры, Универсиаданы оештыру комитеты рәисенең урынбасары Рөстәм Миңнеханов Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы объектларын төзү эшләренең барышы белән танышты.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, “Универсиада-2013 дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Владимир Леонов һәм башкалар озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов башта Казан теннис академиясендә булды. Объектның генераль проектчысы – “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе.
“Универсиада-2013 дирекциясе” директоры Владимир Леонов сүзләренә караганда, Теннис академиясе өч теннис кортына исәпләнгән (3,5 мең урынлык трибуналы үзәк корт һәм 1 мең урынлык трибуналы ике корт) түбәсе ябулы тамаша күрсәтү залын (16,8 мең кв. метр) һәм күнекмәләр өчен сигез теннис кортын үз эченә ала. Проект нигезендә, ачык өлештә ярышлар өчен 12 теннис корты һәм күнекмәләр өчен төрле түшәмәле 17 корт урнашачак.
Моннан тыш, Теннис академиясендә тренажер залы, фитнес-үзәк, кафе, ресторан, матбугат үзәге; тренер, хөкемдар, комментатор бүлмәләре, кунакханә, мини-футбол өчен мәйданчык булачак.
Хәзерге вакытта мәйданчыкта төзелеш эшләре бара. Объектны карап чыккач, Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы җаваплы кешеләргә төзелеш материалларын электрон сәүдә мәйданчыгы аша сатып алырга тәкъдим итте.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче кешеләр Универсиада авылын, “Зилант” спорт комплексын (Мәүлет ур.) һәм Көрәш сараен (Әмирхан ур.) карап чыкты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте