«Казаноргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятендәге хәлгә бәйле мәсьәлә Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов рәислегендәге хөкүмәт комиссиясендә каралачак
19.06.2009
Бүген еллык гомуми җыелышта “Казаноргсинтез” ААҖ акционерлары 2008 елдагы эш нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләмәү өчен тавыш бирделәр. Предприятие акционерларының еллык гомуми җыелышын “Казаноргсинтез” ААҖ нең Директорлар советы рәисе – “ТАИФ” ААҖ нең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов үткәрде.
Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Акционерлар предприятиенең еллык хисабын расладылар, җәмгыять уставына үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирделәр һәм предприятие Директорлар советының яңа составын расладылар.
2008 елдагы эш турындагы доклад белән “Казаноргсинтез” ның генераль директоры Леонид Алехин чыгыш ясады. Хисап елында 410 мең тонна этилен, 203 мең тонна югары басымлы полиэтилен, 321 мең тонна түбән басымлы полиэтилен җитештерелгән, яңа төр продукция – поликарбонат, бутэн-1, углерод диоксиды җитештерелә башлаган (куәте – елына 20 мең тонна). Производствоны яңартуның беренче этабы югары басымлы полиэтилен җитештерүне - елына 200 мең тоннадан 510 мең тоннага кадәр, фенол һәм ацетон җитештерүне елына 50 мең тоннага кадәр арттыру мөмкинлеге биргән.
451 мең тонна этан, 232 мең тонна пропан-бутан, 187 мең тонна этилен эшләп чыгарылган.
Продукцияне сатудан кергән табыш 23,4 млрд. сум тәшкил иткән (бу 2007 елга караганда 2 млрд. сумга күбрәк).
Предприятие продукциясе дөньяның 25 иленә - Кытай, Украина, Литва, Казахстан, Финляндия һ.б. чыгарыла.
Җитештерүнең артуы 2008 елның дүртенче кварталында акрынайган. Бу вакытта полиэтилен бәяләре 2 – 2,5 тапкыр кимегән.
Шуңа карамастан 2008 елда сатудан кергән табыш 1,8 млрд. сум тәшкил иткән. Предприятие төрле дәрәҗәдәге бюджетларга түләүләрне, хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча биреп бара.
Леонид Алехин сүзләренә караганда, 2008 елда айлык уртача хезмәт хакы 22,6 мең сум тәшкил иткән, предприятиедә 9154 хезмәткәр эшләгән (ел ахырына алынган мәгълүматлар буенча).
2008 елда инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга 6,3 млрд. сум (2004 елдан башлап, инвестиция программаларын финанслауга – 42 млрд. сумнан артык акча) тотылган.
Программалар валюта акчасына (шул исәптән бурычка алынганына да) финансланган.
Продукциянең хакы кимү предприятиенең кереме кимүгә китергән. Узган ел предприятие 2,8 млрд. сум күләмендә зыян күргән.
“Безнең кредит ресурсларын түләүгә бәйле проблемаларыбыз бар, хәзерге вакытта “ТАИФ” ААҖ һәм Татарстан Хөкүмәте белән берлектә банклар белән кредит түләүне кичектереп тору турында сөйләшүләр алып барыла”, - дип хәбәр итте Леонид Алехин.
Табышны бүлү һәм дивидендлар түләү мәсьәләсе буенча генераль директор урынбасары – икътисад һәм финанслар директоры Наталья Гайнуллина чыгыш ясады. Ул шулай ук продукциянең бәясе төшү һәм сумның кыйммәте бетү аркасында, 2008 елда предприятиянең 2,8 млрд. сум күләмендә зыян күрүен хәбәр итте. Наталья Гайнуллина Директорлар советының, чиста табыш булмаганга, акционерларга дивидендларны игълан итмәскә һәм түләтмәскә киңәш итүе турында искәртте (соңрак акционерлар моның өчен тавыш бирделәр – 99,4 % тавыш).
Акционерлар “Прайсвотерхаус Купер Аудит” ЯАҖ компаниясенә 2009 елга аудитор компания булсын өчен тавыш бирделәр. Алар шулай ук зарурлыгы булган килешүләрне дә хупладылар (“Нижнекамскнефтехим” ААҖ, “Татэнерго” ААҖ, “ТАИФ” ААҖ белән килешүләр).
Шуннан соң Директорлар советының яңа составы (11 кеше) Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның тәкъдимен хуплады һәм “Казаноргсинтез” ААҖ Директорлар советы рәисе итеп Альберт Шиһабетдиновны сайлады, генераль директор вәкаләтләрен янә Леонид Алехинга бирде.
“Икътисади кризис булмаса, бүген безнең кәефебез дә, ел нәтиҗәләре дә бөтенләй башкача булыр иде, - дип башлады үз чыгышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа карамастан, “Казаноргсинтез”, катлаулы хәлдә калып та, бөтен программаларын үтәп чыга алды”.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көндә банклар белән предприятие кредитын кичектереп тору мәсьәләсе буенча сөйләшүләр алып барыла. Татарстан Премьер-министры фикеренчә, мондый бурыч “Казаноргсинтез” предприятиесе өчен, аның җитештерү күләмнәре белән чагыштырганда, берни түгел. Ул предприятие складларында продукция булмавын, бүген “Казаноргсинтез” ның, узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 10 % үсеш күрсәтеп эшләвен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, якын арада “Казаноргсинтез” ачык акционерлык җәмгыятендәге хәлгә бәйле мәсьәлә Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов рәислегендәге хөкүмәт комиссиясендә каралачак (Россия икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча хөкүмәт комиссиясе).
“Кредиторлар белән килешү җиңел түгел, ләкин без предприятие эшләсен өчен бөтен көчебезне куячакбыз”, - диде Татарстан Премьер-министры.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте