Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Дөньякүләм финанс кризисы шартларында бизнесны алып баруның ислам принциплары торган саен күбрәк кызыксыну уята бара”
25.06.2009
Дөньякүләм финанс кризисы шартларында бизнесны алып баруның ислам принциплары эшлекле даирәләрдә торган саен күбрәк кызыксыну уята бара, һәм ислам банкингы белән хезмәттәшлек итүнең зур потенциалы бар. Бүген Казанда ислам бизнесы һәм финанслар халыкара саммитын ачу тантанасында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Саммитны ачу тантанасы изге Коръәнне уку белән башланып китте.
Дөньяның 20 дән артык иле вәкилләрен үзенә җыйган форум Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Аны оештыручылар – “Линова” инвестиция һәм финанслар компаниясе (Татарстан), Ислам Үсеш Банкы каршындагы Ислам белем бирү һәм тикшеренүләр институты (Согуд Гарәбстаны), Куала-Лумпур Биснес Мәктәбе (Малайзия) һ.б.
Шуны искәртик: Казанда мондый саммит үткәрү идеясе 2008 елның июнендә Ислам Үсеш Банкы белән берлектә үткәрелгән халыкара инвестиция конференциясе нәтиҗәләре нигезендә туган.
Кереш сүзендә саммитны оештыру комитеты рәисе Линар Якупов бүген Казанда бөтен дөньядан ислам икътисады һәм финанслар өлкәсендә эшләүче инвесторлар, эшкуарлар һәм галимнәрне бергә җыю насыйп булуын, моның ислам бизнесы һәм финансларны үстерүгә уңай тәэсир итәчәген билгеләп үтте. Бу чараны ел саен үткәрү күздә тотыла.
Саммитта катнашучыларны сәламләп, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган аеруча җитди инвестиция проектларын (Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы проекты – “ТАНЕКО” ААҖ, Алабугадагы “Алабуга” махсус икътисади зонасын алга таба үстерү) тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, форумның төп максаты – эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү, бизнесны алып баруның ислам принципларына нигезләнә торган инвестицияләр кертү. Бүгенге көндә, икътисади кризиска бәйле рәвештә, ислам банкингы белән кызыксыну артты, һәм саммит мөселман илләренең эшлекле даирәләре белән элемтәләр урнаштырырга, күп кенә мәсьәләләрне чишүдә аларның белем һәм тәҗрибәсен өйрәнергә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Россиянең Ислам Конференциясе Оешмасындагы рәсми вәкиле Камил Исхаков Россия Федерациясе сәясәтенең “ислам дөньясы белән үзара бәйләнешләрне ныгытуга юнәлгән” булуын билгеләп үтте. 2005 елның июнендә Ислам Конференциясе Оешмасында Россия күзәтүче ил статусын алды, Ислам Конференциясе оешмасында Россиянең даими вәкиллеге оештырылды (Джидда, Согуд Гарәбстаны).
Камил Исхаков сүзләренә караганда, шәригать таләпләренә җавап бирә торган финанс продуктларына сорау арту тенденциясе күзәтелә башлаган. “Бөтен дөньяда, шул исәптән БДБ илләрендә дә, ислам банкингының танылуы һәм табышлылыгы арту күзәтелә. Аерым алганда, Казахстан һәм Кыргызстан, ислам банкингы икътисадны үстерүдә катнаша алсын өчен, үз илләренең законнарына үзгәрешләр керттеләр”, - дип билгеләп үтте Исхаков. Ул шуны да искәртте: Ислам Үсеш Банкы законнары Ислам Конференциясе Оешмасы әгъзасы булган илләрне генә финансларга рөхсәт итә.
“Бүгенге көндә Россиядә ислам финанс институтларын төзү өчен бөтен шартлар да бар”, - диде Россиянең Ислам Конференциясе Оешмасындагы рәсми вәкиле Камил Исхаков.
Ул саммит нәтиҗәләре буенча киләчәктәге эш-гамәлләр программасының нигезенә салыначак принцип һәм документларны хәзерләргә тәкъдим итте.
Ислам Үсеш Банкы төркеменең Ислам шәхси секторны үстерү корпорациясе директоры һәм генераль идарәчесе Хәлед Әл-Әбуди, саммитта катнашучыларны сәламләп, саммит кысаларында яңгыраячак бөтен инициативаларның Ислам Үсеш Банкында таяныч табачагын әйтте. Ул шулай ук хәзерге икътисади хәлнең ислам финанс институтларының тотрыклылыгын күрсәткәнлеген билгеләп үтте: алар кризиска каршы тора алганнар.
Шуны да искәртик: Казандагы Ислам Бизнесы һәм Финанслар халыкара саммиты ике көн – 25 нче-26 нчы июньдә барачак; бизнес-сессия, түгәрәк өстәл һәм матбугат конференцияләре “Казан” гранд отеле мәйданчыкларында узачак. Форумны ябу тантанасы 26 нчы июньдә кичке җидедә булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте