Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Икътисади кризис вакытында импортны алыштыру темасы аеруча актуаль”

23.06.2009

Кече һәм урта бизнес үсеше өчен шартлар тудыру, сертификатлаштыру шартларын үзгәртү, фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерү – импортны алыштыру һәм Россия товарларының конкурентлылык сәләтен арттыру шуларга бәйле. Бүген Казанда узган “Импортны алыштыру – Россиядә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яңа курсы” исемле кече һәм урта эшмәкәрлек форумының пленар утырышында “ОПОРА России” Гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы президенты Сергей Борисов шул турыда сөйләде.
Форум Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында узды. Утырышта меңнән артык Татарстан эшмәкәре катнашты – видеоконференцэлемтә системасы ярдәмендә форум Татарстанның бөтен муниципаль районнарында трансляцияләнде.
Пленар утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Форумда катнашучыларны сәламләп, ул импортны алыштыру темасының икътисади кризис вакытында аеруча актуаль булуын әйтте. “Бүген, экспорт базарлары тарайган вакытта, без игътибарыбызны эчке базарга юнәлттек, эчке базар бу йөкләмәне башкаларга караганда яхшырак үти алачак. Хәзерге шартларда хакимият эше – кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, “ОПОРА России” президенты Сергей Борисов бүгенге көндә чит илдән кертелгән товарларны үзебез җитештергәннәре белән алыштыру мөмкинлеген бирә торган импортны алыштыру проблемасын кризиска каршы тору чарасы буларак та карарга мөмкин икәнлеген әйтте. “Әйе, без импортка бәйле, һәм эчке базарны саклау максатыннан, импортны алыштыру өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу чит илдән товар һәм технологияләр кертүне бөтенләй туктату дигән сүз түгел, без бары тик игътибарыбызны үзебезнең товар җитештерүчеләребезгә юнәлтәчәкбез, аңа конкурентлылыкка сәләтле товарлар җитештерү мөмкинлеге бирәчәкбез. Сергей Борисов Татарстан Республикасын бу өлкәдә әйдәп баручыларның берсе дип атады һәм “Мастер” Кама индустриаль паркының (Яр Чаллы) уңышлы үсешен мисал итеп китерде.
Сергей Борисов хәзер кече һәм урта бизнесны инфраструктура (офис өчен мәйданнар, җитештерү биналары) белән тәэмин итәргә, “цивилизацияле булмаган сертификатлаштыру системасы”н төзәтергә һәм базарларга чыгу мөмкинлеге бирергә кирәклеген (“җирле протекционизм” проблемасы) билгеләп үтте.
Моннан тыш, “ОПОРА России” иҗтимагый оешмасы башлыгы фикеренчә, фәнни эшләнмәләр һәм уйланмаларны коммерцияләштерү процессын тизләтергә кирәк. Үз сүзләрен раслар өчен, ул мондый саннарны мисал итеп китерде: 2008 елда Россиядә 4,5 патент алынган, шул ук вакытта аларның алтысы гына коммерцияләштерелгән.
Форумда доклад белән чыгыш ясаучылар - Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев (аерым алганда, Татарстанда кече бизнесны авылда үстерү өчен гамәлгә ашырыла торган “Лизинг-Гарант” уникаль программасы турында сөйләде), Микрофинанслау үзәге президенты – “ОПОРА России” вице-президенты Павел Сигал, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һ.б.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте