Түбән Кама шинчылары 2008 елга нәтиҗә ясадылар

22.06.2009

Түбән Камада “Нижнекамскшина” ААҖ акционерларының йомгаклау җыелышы булды. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Узган ел Түбән Кама шинчылары 11 миллионнан артык автопокрышка җитештергән, бу 2007 ел күрсәткеченнән 4 процентка азрак. “Пирелли” фирмасының технологиясе буенча компания якынча 2 млн. автопокрышка ясый. Бүген “Нижнекамскшина” ААҖ акционерларының еллык җыелышында бу турыда предприятиенең генераль директоры Радик Ильясов сөйләде. Ул китергән мәгълүматларга караганда, шинчылар тарафыннан җитештерелгән бөтен продукциягә, узган елдагы кебек үк, “АвтоВАЗ” һәм “КАМАЗ” кебек Россия автогигантларында сорау зур булган. “Узган ел шиннар базарындагы кискен конкуренция шартларында без комплектациягә шиннар тапшыру күләмен - 545 мең данәгә, ягъни 20 процентка, шул исәптән “АвтоВАЗ” ның автомобильләр рәте комплектациясенә шиннар тапшыруны 45 мең данәгә арттыруга ирешә алдык”, - дип хәбәр итте җыелышка килүчеләргә Радик Ильясов.
Әмма ул шуны да әйтеп китте: чыгымнарны киметү чараларыннан килгән 52 млн. сумлык икътисади нәтиҗәгә карамастан, салым салуга кадәр 82 млн. сумлык зыян күрелгән. “Нижнекамскшина” генераль директоры докладыннан тагын шул билгеле булды: финанс кыенлыкларына карамастан, узган ел предприятиедә уртача хезмәт хакы 16 мең 794 сум булган.
Акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге үз хезмәткәрләрен социаль яклау мәсьәләсенә дә зур игътибар бирә. Мәсәлән, узган елда гына да 1,5 меңнән артык шинчы санаторий һәм курортларда дәвалануга юллама алган. Шул ук елда акционерлык җәмгыяте, социаль ипотека системасын Дәүләт торак фонды аша өлешләп финанслауда катнашып, торак программасын финанслау эшен дәвам иткән; шуның аркасында заводта эшләүчеләрдән 191 гаилә ташламалы шартларда фатир алган. Быелга куелган планнарга килгәндә, шиннарга ихтыяҗ кимүне һәм узган елда ук җитештерелгән продукциянең күбесе сатылмый калуны исәпкә алып, 2009 елда 10 млн. данә шин җитештерү планга кертелгән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы