Яңалыклар

16.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре журналистларның Казансу елгасының яр буе зонасында Казан инфраструктурасын үстерү һәм аңа бәйле экологик хәл турындагы сорауларына җавап бирделәр.
Брифинг, гадәттәгечә, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды һәм Интернет челтәрендә трансляцияләнде.
15.06.2009
Бүген Яр Чаллыда “КАМАЗ” ААҖ һәм “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка кул кую тантанасында Россиянең транспорт министры Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт транспорт лизинг компаниясе генераль директоры Виктор Клочай, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
15.06.2009
Татарстан Республикасы Төркмәнстандагы “Аваза” милли туристик зонасы территориясендә (Каспий диңгезе яры) спорт-сәламәтләндерү бөтенсезон чаңгы комплексын төзеячәк.
Бу турыдагы карар бүген Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Төркмәнстанга визиты барышында кабул ителде.
15.06.2009
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан рәсми делегациясе ике көнлек эш визиты белән (14 нче-15 нче июнь) Төркмәнстанда.
Визит максаты – Төркмәнстанның “Аваза” милли туристик зонасы санатор-курорт объектларының беренче чиратын ачу тантанасында катнашу. Әлеге тантаналы чара бүген иртән үткәрелде – Каспий диңгезе ярындагы заманча “Ватанчы”, “Чарлак” һәм “Хазына” отельләре файдалануга тапшырылды.
13.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада милли бәйрәм – Сабан туенда катнашты. Шәһәр мәйданына 70 меңнән артык кеше - Түбән Камада яшәүчеләр һәм бөтен республикадан килгән кунаклар җыелган иде.
12.06.2009
Бүген Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районына эш визиты белән барды. Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм хуҗалыклары район территориясендә урнашкан инвестор компания (аерым алганда, “Красный Восток – Агро”) вәкилләре озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры “Красный Восток – Агро” ААҖ нең терлекчелек комплексларын карап чыкты, игенчелек һәм үсемлекчелекнең заманча технологияләре белән танышты.
10.06.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында “ICL-КПО ВС” ААҖ нең Директорлар советы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Сатору Хаяши - Fujitsu Technology Solutions ның башкарма рәис урынбасары, Роже Семприни – “ICL -КПО ВС” ААҖ нең Директорлар советы рәисе, Fujitsu Technology Solutions ның Төньяк-Көнчыгыш Европа, Россия, БДБ илләре төбәгендәге башкарма директоры, Валерий Васильев – “ICL -КПО ВС” ААҖ Директорлар советының рәис урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Виктор Дьячков – “ICL КПО ВС” ААҖ нең Директорлар советы әгъзасы, “ICL КПО ВС” ААҖ нең генераль директоры һ.б. катнашты.
10.06.2009
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган иҗтимагый оешмалар өчен республика Министрлар Кабинетының ел саен бирелә торган грантларын билгеләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарына кул куйды.
09.06.2009
27 нче майдан Татарстанда һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә бензин һәм дизель ягулыгының ваклап сату бәяләре арта башлаган. Бәяләрнең үсүе дөньяда, шулай ук Россиядә нефтькә бәя күтәрелә башлауга бәйле.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларының сыйфатлылыгын һәм алардан рациональ файдалануны тәэмин итү идарәсе башлыгы Роберт Гыйлаҗиев хәбәр итте. Брифинг Татарстан Республикасының күпләп һәм ваклап сату базарларындагы нефть продуктларының сыйфатына һәм аларга агымдагы бәяләр белән бәйле хәлгә багышланган иде.
05.06.2009
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсенең яңа бинасы ачылды (Вишневский ур., 31).
Бинаны ачу тантанасында Россия Исәп-хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, Россия Федерациясе финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко, федераль казначылык башлыгы Роман Артюхин, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 2131 2132 2133 2134 2135 2136 2137 2138 2139 ( 2140 ) >>