Республика предприятиеләреннән яшәү минимумыннан түбән булмаган хезмәт хакын түләттерерләр
15.01.2010
Татарстан предприятиеләреннән үз хезмәткәрләренә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булмаган хезмәт хакын түләттерерләр. Бүген бу турыда Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов хәбәр итте.
Р.Моратов хәбәр иткәнчә, хезмәткәрләренә яшәү минимумыннан түбән булмаган хезмәт хакын түләү йөкләмәләрен бизнес үзенә алсын өчен, республика җитәкчелеге предприятиеләр белән килүшеләр төзергә планлаштыра. “Килешүләр төзүдән баш тарткан предприятиеләр Административ хокук бозу кодексы тәэсире астына эләгәчәк, - дип вәгъдә итте Р.Моратов. – Кирәк булса, бу эшкә хокук саклау органнарын җәлеп итәрбез”.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары шулай ук Татарстанның берничә район җитәкчеләренең хезмәт хакын түләү бурычларын киметү буенча эшен тәнкыйтьләде. Равил Моратов хезмәт хакын түләмәүдә гаепле кешеләргә җинаять җаваплылыгы белән янады. Әмма район башлыклары үзләре дә, территориаль ведомствоара комиссияләрен җитәкләп, статистиканы күзәтергә, ә кирәк чакта бизнесменнардан да каты рәвештә таләп итәргә тиеш.
“Сайлауларга күп вакыт калмады, - дип искәртте муниципаль берәмлекләр башлыкларын Равил Моратов. – Сез үз сайлаучыларыгызга аларның ни өчен хезмәт хакын алмый утыруларын ничек аңлатырсыз?”
Равил Моратов мәшгульлекне тәэмин итү федераль программаларының барлыгын әйтте. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары фикеренчә, әлеге программалар ярдәмендә хезмәт хакы түләнмәгән кешеләрне мәшгульлек белән тәэмин итәргә мөмкин.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы