Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: Төп бурычларның берсе – дәүләт хезмәтләренең гражданнар өчен максималь ачык булуын ясау
13.01.2010Бүгенге көндә төп бурычларның берсе – дәүләт хезмәтләренең гражданнар өчен максималь ачык булуын ясау. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” (ЦИТ РТ) дәүләт учреждениесенең йомгаклау киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә Казанда ИТ-паркның яңа бинасында узды һәм “Электрон Татарстан (2008-2010 еллар)” республика максатчан программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә һәм электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен күрсәтүгә күчүгә багышланган иде.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, бүгенге көндә чиновниклар үзләре дә, дәүләт хезмәтләрен күрсәтү процедурасы да халык өчен ачык түгел. Ә бу, үз чиратында, коррупцияне тудыра. Рөстәм Миңнеханов дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең халыкка электрон рәвештә күрсәтелүен актив үстерергә чакырды.
Рөстәм Миңнеханов шуны билгеләп үтте: Татарстан Республикасы башка төбәкләрдән аерым үсә алмый, һәм шуңа күрә федераль үзәккә мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертү һәм дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү өчен булган бердәм стандартларны мөмкин кадәр тизрәк төзергә кирәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, республикада халык арасында инфоматларны популярлаштыру буенча эш алып барылырга тиеш. Ул аларны аеруча актив кулланышка кертү территорияләрен билгеләргә тәкъдим итте. Гражданнар инфоматлар хезмәтеннән кыюрак файдалансын өчен, Рөстәм Миңнеханов, инфоматларның кулланылышын аңлату, аларның эшен һәм мөмкинлекләрен демонстрацияләү максатыннан, беренче вакытларда инфоматлар янында волонтерларны куярга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шуны хәбәр итте: бүгенге көндә Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгендә профессиональ команда эшли, һәм республика Хөкүмәте ЦИТка бөтен көч белән ярдәм күрсәтәчәк. Моннан тыш, ЦИТ проектлары һәм башлап җибәрелгән эшләр федераль үзәк ярдәменнән дә файдалана, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
2009 елның көзендә кулланышка кертелгән ИТ-парк “Россия Федерациясендә югары технологияләр сферасында технопарклар төзү” дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырылган беренче проект булып тора, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Алга таба югары технологик компанияләрнең – ИТ-паркы резидентларының санын арттыруга җитди игътибар бирергә кирәк, дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук шуны билгеләп үтте: бүгенге көндә, мәгълүмати технологияләрсез бер тармак та эшләми – сәламәтлек саклау, мәгариф, ЗАГС органнары яисә архив хезмәте булуга карамастан.
Аерым әһәмиятне мәгарифтә инфокоммуникацион технологияләрне алга таба үстерүгә бирергә кирәк, дип хәбәр итте ул. Бөтен дөнья үзен компьютерларсыз һәм интернет челтәреннән башка инде күз алдына китерә алмый, шуңа күрә һәрбер укучының интернетка керү мөмкинлеге булырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Киресенчә булганда, без конкурентлыкка сәләтебезне югалтачакбыз.
2010 елда Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенә “Электрон Татарстан (2008-2010 еллар)” республика максатчан программасын тормышка ашыру һәм электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен күрсәтүгә күчү буенча тулы масштаблы эш алып барырга кирәк, дип хәбәр итте ахырда Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Ул шулай ук “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинны, “Рекорд” фәнни-җитештерү корпорациясе” ААҖ генераль директоры Вячеслав Безбородовны һәм “Барс групп” ААҖ генераль директоры Тимур Ахмеровны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Киңәшмә турында тулырак мәгълүмат -
http://prav.tatar.ru/tat/index.htm/news/44436.htm
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте