Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов: мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертү һәм үстерү өчен кадрларны укытырга кирәк
16.01.2010Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү һәр торак пункт өчен дә, шул исәптән авылларда да ачык булырга тиеш. Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгълүматлашыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Ведомство коллегиясе 2009 елда эш нәтиҗәләренә һәм 2010 елга алга куелган бурычларга багышланган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, мәгълүматлаштыруны алга таба үстерү, инфокоммуникацион хезмәтләрне кулланышка кертү өчен,”Электрон Татарстан” проектын комплекслы рәвештә тормышка ашырырга кирәк. Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә ведомствоара бәйләнешләрне ныгытырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Бүгенге көндә мәгълүматлаштыру барлык министрлыклар һәм ведомстволар өчен мөһим сфера булып тора, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, һәм һәр ел белән әлеге сегмент зурая бара. Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертү һәм үстерүдә төп сорау – кадрларның әзерлексез булуы. Ул һәр ведомствога 2010 елда әлеге проблемага аеруча нык игътибар бирергә сорады, аеруча – республиканың муниципаль районнарында.
“Кешеләрне укытырга кирәк, - диде ул. – Моны бөтен җитәкчеләр дә аңларга тиеш”. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә компьютердан, коммуникатордан һәм интернет челтәреннән башка эшли ала торган бер министр да юк. Бу һәр вакыт элемтәдә булырга, оператив мәгълүмат алырга һәм тиз арада чишелеш кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Муниципаль норматив хокук актлары регистрын формалаштыруга һәм Татарстан Республикасы норматив хокук актларының бердәм банкын алып баруга зур игътибар бирергә кирәклеген искә төшерде. Бу, үз чиратында, муниципалитетлар белән электрон документ алмашуны җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, кунаклар һәм коллегия әгъзалары алдында чыгыш ясаганда, 2010 елга куелган төп бурычлар булып электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне кулланышка кертү һәм үстерү (2015 елга Россиядә барлык дәүләт хезмәтләрен дә электрон рәвештә күрсәтүгә күчерү күздә тотылганын искә төшерәбез); цифралы телерадиотапшыруларны кулланышка кертү; 2013 елгы Универсиадага әзерлек алып баруны (яңа хезмәтләрне кулланышка кертү һәм үстерү) атады.
Ул 2010 елда “Электрон Татарстан” проекты буенча эш тәмамланачагын искә төшерде. Алга таба мәгълүматлаштыруны үстерү буенча яңа программаны булдырырга һәм кабул итәргә кирәк. Фәрит Фазылҗанов “Интеллектуаль Татарстан 2020” инфокоммуникацион проектын тәкъдим итте.
Казандагы IT-паркка килгәндә, Фәрит Фазылҗанов сүзләренә караганда, әлеге структура инновацияләр үзәгенә һәм 2013 елгы Универсиадага программалар әзерләү үзәгенә әйләнергә мөмкин. Моннан тыш, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ИТ-оешмалардан бизнесменнар төркемен формалаштырып Сингапурга укытырга җибәрергә, аларга ИТ-тармакның киң мөмкинлекләрен күреп кайтырга тәкъдим ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әлеге идеяне хуплады.
2009 елда тармак эшенә нәтиҗәләр турында сөйләгәндә, Фәрит Фазылҗанов 28,749 млрд. сум тулай керем алынуын әйтте (2008 ел белән чагыштырганда үсеш 11%).
2010 елда тармакның тулай кереме 32 млрд. сумнан ким булмаска тиеш дип планлаштырыла. 2009 елда тармакның уртача хезмәт хакы 15,3 мең сум тәшкил итте (2008 елга карата үсеш – 7,6%). Бер хезмәткәргә туры килгән эшләнеш – 1,5 млн. сум (2008 елга карата үсеш – 20%).
Барлык дәрәҗә бюджетка налог рәвешендә 2,5 млрд. сум акча түләнгән.
2010 елда, Татарстан Республикасы Мәгълүмталаштыру һәм элемтә министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, цифралы ТВ ны кулланышка кертү, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүгә әзерлек алып бару, 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында үткәреләчәк чаралар хисабына 4,6 млрд. сум акча үзләштерү планлаштырыла.
Моннан тыш, Фәрит Фазылҗанов 2009 елны “интернет елы” дип атады, чөнки интернет үтеп керү дәрәҗәсе 50% ка җитте. Республикада бөтендөнья челтәрен кулланучылар саны 1 млн. 617 мең кешегә җитте.
Коллегиядә докладлар белән “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, “Татарстан почтасы” генераль директоры Регина Кузнецова һ.б. чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Оценить материал или отправить свое мнение