ТР фәнни-техник өлкәсе кече предприятиеләренә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм итү Фондының Попечительләр советы “Тройка Диалог” идарә итү компаниясенең 2009 елдагы эшчәнлеген хуплады

16.03.2010

“ТР фәнни-техник өлкәсе кече предприятиеләренә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм итү Фонды” коммерцияле булмаган оешмасының Попечительләр советы бүген “Тройка Диалог” идарә итү компаниясенең 2009 елдагы эшчәнлеге турында хисабын карады.

Попечительләр советы Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Утырыш тәмамланганнан соң ТР Ивестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов белдергәнчә, акча кертелгән барлык проектлар да Попечительләр советы әгъзалары тарафыннан хупланды.

Ул бүген “Тройка Диалог” идарә итә торган “Татарстан Республикасы кече предприятиеләренә инвестицияләрнең төбәк венчур фонды” ябык пай инвестиция фондының портфелендә IT-даирәдә эшләүче алты компания барлыгын әйтте.

“2009 ел нәтиҗәләре буенча “Тройка Диалог” 400 млн. сумнан да аз булмаган күләмдә акчаны инвестиция итеп кулланырга тиеш иде, ул исә алты проектка 500 млн. сум керткән, - диде Айнур Айделдинов. – Бу проектларның барысы да Попечительләр советы тарафыннан хупланды. Алар инде тормышка ашырыла. Кайберәүләре аеруча отышлы”.

Үрнәк итеп Айнур Айделдинов Evernote компаниясен китерде. Бөтен дөнья буйлап аның инде 2,5 млн. кулланучысы бар. “Тройка Диалог” идарә итү компаниясеннән соң аңа америка һәм япон компанияләре дә акча керткән (әлеге компаниягә кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 16 млн. доллар тәшкил иткән).

“Без әлеге проектны бик өметле итеп күрәбез”, - диде Айнур Айделдинов.

Моннан кала, көн тәртибендә шулай ук “Видимакс” (лицензияләнгән видеоконтент тарату буенча ачык система) проектын финанслау һәм аны тормышка ашыру мәсьәләсе каралды.

Проектның максаты – билгеләнгән сервис платформасы нигезендә “заказ буенча видео” принцибы белән видеоконтент тарату өчен кирәкле сервис тудыру. Кулланучылар видеопродукциянең теләсә кайсы төрен уңайлы вакытта һәм теләгән форматта ала ала. Шул исәптән, High-Definition форматында да. Моның өчен кыйммәтле җиһазларны да сатып алырга кирәк түгел.

Айнур Айделдинов фикеренчә, “Видимакс” проекты Россия территориясендә уңышлы булачак. Чөнки ул хезмәтләрне телекоммуникацияләр челтәренә югары таләпләр куймыйча күрсәтә.

Ул Попечитель советында “Видимакс” проектын “Таттелеком” ААҖ нигезендә сынап каралачагы турында карар кабул ителгәнен әйтте. Бу май аенда булыр дип көтелә.

Мәгълүмат өчен:

Evernote Corp. компаниясенә танылган IT-эшкуар Степан Пачиков нигез салган. Компания офислары Калифорния (АКШ), Мәскәү һәм Казанда урнашкан. Компаниянең әйдәп баручы продукты – Evernote онлайн хезмәте – мәгълүматны истә калдырырга, сакларга һәм аны, ул кайда гына булмасын, чыгарырга мөмкинлек бирә. Моның өчен бары тик компьютер яки мобиль телефон кирәк.

Evernote хезмәте Windows, Mac, Web, iPhone, BlackBerry, Windows Mobile һәм башка җиһазлар аша да эшли.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.