"СОГАЗ" иминиятләштерү төркеме Татарстанның иминият хезмәтләре базарында үз эшчәнлеген киңәйтергә тели

17.03.2010

“СОГАЗ” иминиятләштерү төркеме Татарстан Республикасының иминият хезмәтләре базарында үз эшчәнлеген киңәйтергә тели. Ул хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда иминиятләштерү төркеменең идарә рәисе Вадим Янов белдерде.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстам Миңнеханов 2009 елның декабрендә Татарстан Хөкүмәте һәм “СОГАЗ” төркеме арасында хезмәттәшлек турында Килешү төзелгәнен искә төшерде.

Бүген Татарстан үзенә күп кенә финанс һәм иминиятләштерү структураларының игътибарын җәлеп итә, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, иминиятләштерү базарында компанияләрнең саны арткан саен көндәшлек шартлары да яхшыра.

Вадим Янов ТР Хөкүмәте башлыгын “СОГАЗ” төркеменең Татарстан территориясендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат белән таныштырды, шулай ук, төбәктәге иминият хезмәтләре базарын үстерү буенча тәкъдимнәр кертте. Ул Татарстан территориясендә тормышка ашырыла торган эре инвестицион программалар һәм проектларны иминиятләштерү мөһимлегенә аеруча зур игътибар бирде.

Очрашу барышында шулай ук “СОГАЗ” төркеменең 2013 елда Казанда узачак Универсиада объектларын иминиятләштерү мәсьәләләре турында да сүз барды. Банк иминиятләштерүе мәсьәләләре дә каралды.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.