Равил Моратов: “Казанда “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уены оешкан төстә узарга тиеш”

17.03.2010

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Казанда “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының финалына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.

“Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенын үткәрү этаплары: I этап – шәһәркүләм хәрби-спорт уеннары; II этап – төбәк (РФ субъектларында); III этап – Бөтенроссия финалы.

Финалда гомумбелем бирү учреждениеләре, шул исәптән кадет мәктәпләре (интернат-мәктәпләр) командалары – төбәк этабында җиңүчеләр катнаша.

Бөтенроссия финалының программасы хәрби-кыр тактик уенын, спорт ярышларын, төрле конкурслар, строевой смотрларны үз эченә ала.

Киңәшмәдә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Андрей Кондратьев доклад белән чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, Казан “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының финалын 2006 елда кабул иткән булган. Быел уенның Бөтенроссия финалы 22-27нче июнь көннәрендә Казан югары хәрби команда училищесы базасында узачак. Финалда Россиянең 40-45 төбәгеннән 550 укучы катнашыр дип көтелә.

Уенның республика этабы 14-18нче апрель көннәрендә үтәчәк. Җиңүче команда Бөтенроссия финалына “Десантник” палаткалы лагере базасында әзерләнәчәк.

Равил Моратов уенның финалына Яңа җир һәм Кара диңгез флотыннан укучылар чакыру, барлык катнашучыларга поход сумкалары әзерләү бурычын куйды. “Казанда “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының финалы оешкан төстә һәм матур узарга тиеш”, - дип ассызыклады беренче вице-премьер.

Белешмә өчен. 1996 елда Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уены оештырыла. Хәрәкәт “Аҗаган”, “Бөркеткәй” Бөтенроссия уеннары традицияләрен дәвам итә. Уенның максаты: балалар һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, аларны хәрби хезмәткә әзерләү. Уенның бурычлары: балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру; уен эшчәнлеге нигезендә балалар һәм яшьләрнең инициативасын һәм мөстәкыйльлеген үстерү; хәрби хезмәт (башлангыч хәрби әзерлек), гомуми физик әзерлек нигезләре буенча белем, күнекмәләр һәм осталык дәрәҗәсен тикшерү; Россиянең иң яхшы командаларын ачыклау.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы