Яңалыклар

06.04.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авиацион эшчәнлек өлкәсендә Россиянең дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Чара Ульяновск шәһәрендә, "Авиастар-СП" ЯАҖ предприятиесендә узды.

Киңәшмәне Россиянең куркынычсызлык Советы сәркатибе Николай Патрушев үткәрде.
06.04.2010
Иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенә багышланган киңәшмәне бүген ТР Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.

Исегезгә төшерәбез: әлеге программа 8нче мартта старт алган иде.
06.04.2010
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Имамовны ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсында җиңүе һәм "2009 ел Россия Федерациясе Пенсия Фонды лидеры" исемен алуы белән тәбрикләде.
06.04.2010
Идарә итүче кадрлар әзерләү программасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин сөйләде.

Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен кадрларны әзерләүче әлеге Президент программасы - республика дәүләт кадрлар сәясәтенең бер өлеше.
05.04.2010
Татарстан башкаласында газ бетәчәк. Бу Казанның Ямашев проспекты һәм Декабристлар урамы киселешендә юл чишелешенең төзелеше белән бәйле.

Әлеге темага Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Киңәшмәне ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.

Киңәшмәдә шәһәрнең газ хезмәтләре вәкилләре, ТР гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча эшләр министрлыгы вәкилләре, Казан шәһәре районнары хакимият башлыклары катнашты.
05.04.2010
Татарстан Республикасы яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү өлкәсендә новатор төбәк булып тора.

Ул хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда РФ субъектлары арасында гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясау буенча Үзәк конкурс комиссиясе рәисе Сергей Николенко белдерде.

Конкурс 2009 ел нәтиҗәләре буенча үткәрелә. Татарстан әлеге конкурста инде дүртенче тапкыр катнаша.
04.04.2010
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ТР Комиссиясе утырышы узды. Чара видеоконференция тәртибендә үтте. Көн кадагында - бердәнбер мәсьәлә: язгы ташу. Киңәшмәне Комисся рәисе - ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
04.04.2010
Бүген Казанда социаль ипотека объектларына бүленеп бирелгән төзелеш мәйданнарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карады.

Беренче тукталыш Габишев урамындагы төзелеш мәйданчыгы булды.

Биредә ТР Президентын Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкаручы – “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Ирек Фәйзуллин һәм башка затлар каршы алды.
03.04.2010
Торакны файдалануга тапшыру һәм Татарстан Республикасында капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада Татарстанның барлык муниципаль районнары да катнашты.

Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин чыгыш ясады.
02.04.2010
Татарстанның хезмәт базарындагы вәзгыять узган атнада әллә ни үзгәрмәде. Республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр санының артуы дәвам итә, ләкин агымдагы елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда, әлеге санның үсү тизлеге бермәбер кимегән. Ул хакта бүген тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкаручы Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

Битләр: << 2101 2102 2103 2104 ( 2105 ) 2106 2107 2108 2109 2110 >>