Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү халыкара химия саммитында чыгыш ясаячак

18.03.2010

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү халыкара химия саммиты эшендә катнаша. Саммитны Россия фәннәр академиясе һәм Россия эшкуарлары берлеге ярдәме белән Мәскәү Хөкүмәте, Россия химиклар берлеге оештыра. Саммитның операторы - RCC Group мәгълүмати-аналитик агентлыгы.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов саммитның оештыру комитетына кергән. Башкарма комитетның рәисе булып алыштыргысыз рәвештә Мәскәү мэры Юрий Лужков кала.

2010 елда химия форумында 200дән артык делегат катнашачак. Бу - үзебезнең иң эре предприятиеләр җитәкчеләре, эшкәртү секторы компанияләре җитәкчеләре, фән һәм дәүләт структуралары вәкилләре, потенциаль инвесторлар. Чит ил бизнесын көнбатыш компанияләрнең Мәскәүдәге офислары, Көнчыгыш Европа һәм БДБ мөдирлекләре җитәкчеләре тәкъдим итә.

Саммит кысаларында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов яңа икътисадый шартларда Татарстанның нефть һәм газ өлкәсе үсеше стратегиясе турында сөйләр дип көтелә. Шулай ук, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясар дип планлаштырыла. Ул фәндәге вәзгыятьне һәм газ эшкәртү базары перспективаларын бәяләр.

VII Мәскәү халыкара химия саммиты "Ренессанс" кунакханәсендә уза, һәм ул 19нчы мартка кадәр дәвам итәчәк.

Саммитның программасы биредә - http://www.chemsummit.ru/?page_id=39

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.