Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенә багышланган киңәшмә үткәрде
06.04.2010Иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенә багышланган киңәшмәне бүген ТР Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
Исегезгә төшерәбез: әлеге программа 8нче мартта старт алган иде.
Татарстанда әлеге программада 49 дилер үзәге һәм иске машиналарны утильләштерү буенча дүрт мәйданчык катнаша.
Машиналарны утильләштерү белән "Экоресурс" муниципаль унитар предприятиесе (Яшел Үзән) һәм "Татвторчермет" ҖЧҖ (Әлмәт) шөгыльләнә.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазифаларын башкаручы Гөлнара Әхмәдиева хәбәр итүенчә, халык арасында "Лада" автомобильләренең бишенче һәм җиденче модельләре аеруча популяр.
Бүгенге көнгә әлеге программа буенча Татарстанда утильләштерү турында 1410 шаһәдәтнамә бирелгән, 960 автомобиль сатылган (шуларның 95%ы - "Лада" автомобильләре).
960 автомобильнең 642се - Казанда, 124е – Яр Чаллыда, 156сы – Түбән Камада, 12се – Әлмәттә һәм 26сы Азнакайда сатылган.
Автомобильне алу чиратында бүген 450 кеше басып тора.
"АвтоВАЗ"дан автомобильләр 15нче апрельдән соң килергә тиеш.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча республикада әлеге программада катнашырга дип 1,5 гариза кабул ителгән.
ТР Премьер-министраы вазифаларын башкаручы Равил Моратов билгеләп үтүенчә, программа буенча мониторинг көн саен башкарылырга тиеш. Шулай ук, ул республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының иске автомобильләрен яңаларына алмаштыру ихтыяҗын ачыкларга кирәклеген ассызыклады. Равил Моратов сүзләренчә, иң берече чиратта, бу мөмкинлекне ветераннарга бирергә кирәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте.