Татарстанда эшсезләр саны 68,4 мең кеше тәшкил итә
02.04.2010Татарстанның хезмәт базарындагы вәзгыять узган атнада әллә ни үзгәрмәде. Республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны ныңартуы дәвам итә, ләкин агымдагы елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда, әлеге санның үсү тизлеге бермәбер кимегән. Ул хакта бүген тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкаручы Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
Узган атнада Татарстан Республикасында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 131 кешегә арткан.
Яр Чаллы, Әлмәт, Әгерҗе, Яшел Үзән һәм Түбән Камада эшсезләр саны һаман арта. Авыл җирлегендә исә, эшсезлек дәрәҗәсе кими бара, дип ассызыклады Клара Таҗетдинова.
Хәзерге вакытта Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 68,4 мең кеше тәшкил итә. Эшсезлек буенча пособиенең уртача күләме 2750 сум тәшкил итә (иң түбәне Кукмара районында - 1079,4 сум, иң югарысы Апас районында - 3174,6 сум). 3 айда пособиеләрне түләүгә федераль бюджеттан 421 млн. сум акча киткән.
Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе республикада икътисадый яктан актив булган халыктан 3,47% тәшкил итә. Лаеш районында әлеге күрсәткеч республика дәрәҗәсеннән түбәнрәк. Шул ук вакытта 17 муниципаль районда әлеге күрсәткеч югарырак. Иң югары күрсәткеч исә - Яр Чаллы шәһәрендә. Ул 6,26% тәшкил итә.
72 мең кеше хәзерге вакытта тулы булмаган эш вакыты тәртибендә яисә ялда санала. 2009 елның ноябреннән бирле 16 мең кешене эшләреннән кыскартканнар. Тагын 14,2 мең кеше якын киләчәктә кыскартуга эләгәчәк.
Вакытлыча һәм җәмәгать эшләрендә Татарстанда 64,2 мең кеше катнаша. Шуларның 47,5 меңе – кыскарту куркынычы янаган предприятие хезмәткәрләре, 10,3 меңе – эш эзли торган кешеләр, 6 меңе – эшсезләр.
Ел башыннан вакытлыча һәм җәмәгать эшләрендә 127,8 мең кеше катнашкан.
Вакытлыча эшләрдә 733 инвалид, запаска чыгарылган 99 хәрби, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән 46 кеше катнаша.
Эшкуарлыкка килгәндә, Клара Таҗетдинова сүзләренчә, бүгенге көнгә республикада 8,4 мең кеше бизнес-план төзегәнен ассызыклады. Шуларның 4,9 меңе эшчәнлекләрен салым органнарында теркәгәннәр. Кыскарту куркынычы янаган 748 хезмәткәр яңа һөнәри белем үзләштерә. Ульяновскның очучылар мәктәбендә “Татарстан” авиакомпаниясендә эшләүче 6 штурман һәм бортинженер белем дәрәҗәсен арттыра.
Яңгыраган мәгълүматларга нәтиҗә ясап, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин эшсезлекнең артуы сезонлы күренеш икәнен билгеләп үтте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы