Торакны файдалануга тапшыру һәм Татарстан Республикасында капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада Татарстанның барлык муниципаль районнары да катнашты.
Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин чыгыш ясады.
Аның сүзләренчә, Татарстанстат мәгълүматлары буенча 1нче апрельгә 463 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планнан 23% дигән сүз. Шуның 193 мең кв. метры - күпфатирлы йортларга, 270 мең кв. метры шәхси торакка туры килә.
(Тулырак мәгълүмат өчен матбугат релизын карагыз -
http://prav.tatar.ru/rus/pressa/news-release.htm/press-release/144681.htm).
Яшәү шартларын яхшырту буенча чиратка 2005 елның 1нче мартына кадәр баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү эше белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин таныштырды.
Узган атнада 27 ветеран торак шартларын яхшырткан. Торак шартларын яхшырту реестрында тагын 31 ветеран калган. Шуларның 10ысы фатирларны икенчел базарда сатып алачак, 21е социаль ипотека программасына керәчәк.
1,373 млрд. сум күләмендә акча үзләштерелгән.
Моннан кала, 2005 елның 1нче мартыннан соң чиратка басучыларны торак белән тәэмин итү эшләрендә 3,772 млрд. сум акча үзләштерелгән. Күп очракта әлеге акчалар I төркем сугыш инвалидларына тотылган.
Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, 2005 елның 1нче мартына кадәр чиратка баскан 857 ветеранның 472се яңа торакка социаль ипотека буенча күчерелгән (шуларның 12се узган атнада гына күчкән). 12 муниципаль берәмлектә яшәүче 385 кеше әле күчмәгән.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы сүзләренчә, 78 ветеран белән вәзгыять борчу тудыра, чөнки алар 2010 елның 1нче маена кадәр яңа торакка күчеп өлгермәскә мөмкин, ә федераль хакимият бу эшне 1нче майга кадәр төгәлләргә мәҗбүр итә.
Айрат Шәфигуллин 11нче марттан алып 2нче апрельгә кадәр торакны яхшыртуга мохтаҗ исемлеге 195 кешегә артканын хәбәр итте. Әлеге исемлеккә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Буа, Чистай районында яшәүчеләр өстәлде.
Ветераннар исемлегендә хәзер 7190 кеше исәпләнә. Бу – чиратка 2005 елның 1нче мартыннан соң баскан кешеләр.
Безгә 3,5 мең ветеран торган исемлек белән вәзгыятьне чишәргә кирәк, диде Айрат Шәфигуллин. Аларга 2010 елда торак бирергә кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга торак биреп кенә калмыйча, аларга әлеге торакка күченергә дә ярдәм итәргә, тантаналы чаралар оештырырга кирәклеген ассызыклады. Һәрбер фамилия, һәрбер ветеран белән аерым эшләргә кирәк, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ветераннарны торак белән тәэмин итү эшен һәр атна саен күзәтеп барырга кирәк, чөнки бу мәсьәләне Россия Федерациясе җитәкчелеге аеруча күз уңында тота. Татарстанда ветераннарның торак шартларын яхшырту бурычы берничә министрлык һәм ведомство, шулай ук, муниципаль берәмлекләр башлыкларына йөкләнгән.