Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Пенсия Фондының ТР буенча бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Имамовны ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән тәбрикләде

06.04.2010

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Имамовны ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсында җиңүе һәм "2009 ел Россия Федерациясе Пенсия Фонды лидеры" исемен алуы белән тәбрикләде.

Исегезгә төшерәбез: әлеге конкурс ел саен РФ Пенсия Фондының 82 бүлекчәсе арасында үткәрелә.

2009 елда эш нәтиҗәләре буенча беренчелекне РФ Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе яулады (нәтиҗәләр 2010 елның 17нче мартында ясалды).

РФ Пенсия Фонды идарәсе карары белән РФ Пенсия Фондының ТР буенча бүлекчәсе дипломнар белән бүләкләнде һәм аңа "2009 ел Россия Федерациясе Пенсия Фонды лидеры" һәм "2009 елда РФ Пенсия Фондының федераль округтагы иң яхшы бүлекчәсе" дигән исемнәр бирелде.

Әлеге исемнәр пенсия һәм социаль пособиеләрне билгеләү һәм түләү буенча эшләрне заманча ысуллар белән оештыру, клиент хезмәтләре һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерү түләүләрен җыю процессын тиешенчә оештыру өчен бирелде.

РФ Пенсия Фонды башлыгы Антон Дроздов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелегенә "РФ Пенсия Фондының республика органнарына актив рәвештә ярдәм итүләре, көн кадагында торган социаль мәсьәләләрне чишүләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде".

ТР Президенты матбугат хезмәте.