Моннан нәкъ 90 ел элек, 1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында декрет кабул ителә. Шул рәвешле, Россия, Татарстан тарихында яңа этап башлана. Татарстанда бу юбилейга зур әзерлек эшләре алып барылды. Бу көннәрдә республика шәһәр-районында ТАССР төзелүгә 90 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары үтте. Аларның кульминациясе ТР Дәүләт Советының бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышы булды.