Яңалыклар

06.05.2010
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында булды. Хөкүмәт башлыгының министр Әсгать Сәфәров белән очрашуында эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралган.
05.05.2010
“Казан Универсиадасы 2014 елда Сочида узачак кышкы олимпия уеннарының кереш өлеше булырга тиеш”. Бүген Казан Кремлендә 2013 елгы Универсиадага әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә РФ Премьер-министры Владимир Путин әнә шулай дип белдерде. РФ Хөкүмәте җитәкчесе рәислегендә узган киңәшмәдә РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, “Россия тимер юллары” ААҖ җитәкчелеге, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
05.05.2010
Россия хөкүмәте рәисе Владимир Путин бүген Казанга сәфәре барышында Универсиада объектлары белән танышып чыкканнан соң, масштаблы халыкара ярышларга әзерлек эшләренең барышыннан канәгать булуын белдерде. Ул бу хакта Казан Кремлендә узган киңәшмәдә җиткерде. Хөкүмәт рәисе Универсиадага әзерлек эшләрендә федераль, төбәк һәм шәһәр хакимияте органнарының үзара ярдәмләшеп эшләвеннән дә канәгать калуын ассызыклады.
05.05.2010
Бүген Россия Премьер-министры Владимир Путин Казанда эш сәфәрендә Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды.
05.05.2010
Бүген Казанда Россия Премьер–министры Владимир Путин 2013 елгы Универсиаданың яңа футбол стадионы нигезенә таш салу тантанасында катнашты. Тантана стадион төзеләчәк урында булды, аны танылган телетапшырулар әзерләүче Тина Канделаки алып барды.
05.05.2010
Бүген Казанда Россия Премьер-министры Владимир Путин 2013 елгы Универсиаданың 7 яңа спорт объекты ачылу турында белдерде. Хөкүмәт җитәкчесе «Ватан», «Триумф», «Бустан», «Акчарлак», «Төзүче», «Мәскәү» һәм «Мирас» спорт комплексларын ачты.
Спорт корылмалары “дистанцион” режимда ачылды.
05.05.2010
Бүген Казанда Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинга 2013 ел Универсиадасының Авылын тәкъдим иттеләр.
 
Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин Татарстан Республикасы башкаласына эшлекле сәфәр белән килде.
05.05.2010
Казанга Сочидан Россия Премьер-министры Владимир Путин килде – шушы вакытта аның самолеты “Казан” халыкара аэропортына төште.
05.05.2010
Бүгенге көнгә Бөек Ватан сугышы ветераннарының 2005 елның 1 мартына кадәр фатир чиратына басканнарының барысы да, төгәлрәге, 891е дә торак белән тәэмин ителде, алар, нигездә, күченеп яши дә башлады, дип игълан итте бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашкан ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин.
04.05.2010
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Алабуга, Мамадыш һәм Теләче районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.

Битләр: << 2091 2092 2093 2094 2095 2096 ( 2097 ) 2098 2099 2100 >>