Рөстәм Миңнеханов Этнология һәм антропология институты директоры В.Тишков белән очрашты
26.05.2010Татарстанның бу көздә узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек мәсьәләсе бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков белән очрашуы вакытында күтәрелде.
Билгеле булганча, Бөтенроссия халык санын алу агымдагы елның 14-25 октябрь көннәрендә узачак. Бүген барлык төбәкләрдә моңа әзерлек эшләре ахырына якынлаша.
Бүгенге очрашуда шулай ук этно-политик мониторинг өлкәсендә хезмәттәшлек вариантлары да каралды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Александр Терентьев катнашкан.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.