Быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларга республика вузлары 28 866 урын тәкъдим итә
25.05.2010Быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 25 233 егет һәм кызга республикадагы 24 дәүләт вузы 28 866 урын тәкъдим итә, шуның 13 125е бюджеттан финанслана торган урыннар.
ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, исемлектә иң беренче булып Казан дәүләт технология университеты тора. Ул тәкъдим иткән 5386 урынның 2253е – бюджетныкы. Икенче урында - Казан дәүләт техник университеты. Әлеге вуз тәкъдим иткән урыннар 3834кә 1810 нисбәтендә. Беренче өчлекне Кама дәүләт инженерлык-икътисад академиясе тәмамлый. Ул бюджетка 1019 студент (барлык урыннар саны 3178) алырга әзер.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.