Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Воронеж өлкәсендә булды
13.07.2010Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Гордеев озак вакытка исәпләнгән ике яклы хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук Воронеж өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына алда торган визиты хакында фикер алышты.
Татарстанга сәфәр барышында Воронеж өлкәсе делегациясе әгъзалары Татарстандагы икътисади үзәрешләр, административ реформа нәтиҗәләре белән танышыр, республиканың эре сәнәгать предприятиеләрендә һәм индустриаль паркларында булыр дип көтелә.
Очрашу ахырында Алексей Гордеев һәм Рөстәм Миңнеханов истәлекле бүләкләр алмашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.