Ноябрь аенда Татарстан Президентына "Электрон биржа" проект эше тәкъдир ителәчәк

19.10.2010

Татарстанда гамәлгә кертелгән электрон сәүдә системасы федераль дәрәҗәдә дә тормышка ашырыла. Zakazrf.ru федераль электрон сәүдә мәйданчыгында бүгенге көндә 19 миллиард 220 миллион 800 мең сумга 2411 сәүдә килешүе урнаштырылган. Шулар арасында Татарстан тәэмин итүчеләре тарафыннан 868,9 миллион сумга 83 килешү төзелгән. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгының генераль директоры Яков Геллер игълан итте.

Аның сүзләренә караганда, федераль электрон сәүдә мәйданчыгының операторы булып Татарстан Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы тора. Бүгенге көндә мәйданчыкта 2565 заказ бирүче теркәлгән, 6789 тәэмин итүче аккредитация үткән, барлыгы 79,3 миллиард сумга 11 мең 169 заказ урнаштырылган.

Сайтта республикадан 1665 тәэмин итүче теркәлү үткән, шуларның 1099ы – Казаннан, 103 - Яр Чаллыдан. 1100 тәэминатчы электрон юлы белән сәүдә итүдә катнашу өчен гариза биргән инде. Аларның 768е – Казан шәһәреннән. Сайтта Татарстанның муниципаль заказ бирүчеләре тарафыннан 2740 миллион сумга 738 заказ урнаштырылган. Алар арасыннан Казан вәкилләре 2085,6 миллион сумга – 15 лот, Биектау районы вәкилләре 67,4 миллион сумга 35 лот урнаштырган. 13 район исә электрон сәүдә итү формасыннан файдаланмаган әле.

Яков Геллер әйтеп үткәнчә, дәүләт эшмәкәрлеккә ташламалар һәм преференцияләр биреп, дәүләт тарафыннан көйләнә торган заказчылар белән эшләргә мөмкинлек биреп ярдәм итә ала. Татарстанның электрон сәүдә мәйданчыгы да республика эшмәкәрләренә үз бизнесын федераль күләмдә үстерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә аннан актив файдаланырга кирәк, диде Яков Геллер.

ТР Президенты матбугат хезмәте.