Яңалыклар

20.04.2011
Кичә көндезге сәгать 11 ләр тирәсендә Әлмәт шәһәрендәге 4 нче санлы котельныйда шартлау була. Шәһәргә Чаллы каласы ягыннан керү юлында, “Радиоприбор” заводы янәшәсендә урнашкан котельныйда чыккан гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә, нефтьчеләр башкаласындагы 88 торак йорт, 3 балалар бакчасы һәм 3 мәктәп җылысыз һәм кайнар сусыз калган. Ягъни бу хәл 20 меңләп әлмәтлегә турыдан-туры кагылган. Шунысы гына сөендерә, бу вакыйгадан физик зыян күрүчеләр юк. Ләкин шаккатыра торган икенче момент бар: әлеге гадәттән тыш хәлне Әлмәт хакимияте бер тәүлек буе яшергән.
19.04.2011
Бүген “Корстон” комплексында ТР Дәүләт халык мәшгульлеге хезмәтенә 20 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

“Бүген кечкенә генә юбилеебыз. Кризис чорында нәкъ безнең хезмәт авыр вәзгыятьтә калган кешеләргә ярдәм күрсәтте”, - диде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин тантаналы чараны ачып. Ул хезмәттәшләренә, партнерларына, тармак ветераннарына рәхмәт белдерде.
19.04.2011
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыр атлетика буенча Ауропа чемпионы Андрей Демановка ТР Яшел Үзән районында 2 бүлмәле фатирга сертификат бүләк итте.
19.04.2011
Быел җәйге каникуллар чорында республика балаларын 121 шәһәр яны стационар лагере, 1300 мәктәп яны лагере, 75 палаткалы лагерь һәм 10 шифаханә-курорт кабул итәчәк. Быел балалар ялын оештыруга 4 заманча база җәлеп ителә. Узган ел төзелгән ике яңа лагерь бу җәйдә балаларны кабул итә башлый. Аларның берсе Минзәлә интернат мәктәбенә караган “Полянка” лагере, икенчесе - күп функцияле “Идел” (“Волга”) яшьләр туристлык лагере. Шулай ук “Лето” республика үзәгенең реконструкция узган “Пламя” һәм Актаныш районындагы “Бүләк” лагерьлары да быел тулы куәткә ишекләрен ачачак. Лагерьларда беренче сменаны 6 июньнән дә соңга калмый ачу ниятләнә.Төрле формадагы лагерьларда бу җәйдә 211 мең малай һәм кыз ял итеп, сәламәтлеген ныгыта алачак. Моннан тыш, балигъ булмаган 40 мең үсмер җәйге чорда эшкә урнаштырылачак. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта яңгырады. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Наилә Фәтхуллина журналистларга 2011 елның җәендә Татарстанда балалар һәм яшьләрне савыктыру, аларның ялын, мәшгульлеген оештыру үзенчәлекләре хакында сөйләде.
18.04.2011
“Безнең өчен Чехия озак еллар дәвамында эшлекле, мәдәни партнерыбыз булды. Казанның мең еллыгын рәсми тануга да чех тәңкәсе ярдәм итте. Чехия делегациясенең Татарстанга бүгенге сәфәре ике арадагы хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә яңа адымнар”.Бүген Казанда ачылган Татарстан-Чехия эшлекле форумының пленар утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков шулай дип белдерде. “Корстон”да узган пленар утырыш ике республика эшмәкәрләренең хезмәттәшлек мөмкинлекләренә багышланды.
18.04.2011
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия эшкуарларына Татарстанда үз предприятиеләрен булдырырга һәм үз производстволарын оештырырга тәкъдим итте. ТР Хөкүмәте йортында Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Коцоурек җитәкчелегендәге Чехия эшлекле даирәләре делегациясе белән очрашу барышында Р.Миңнеханов ике сәнәгать төбәге арасында икътисади хезмәттәшлекне үстерү кирәклеге хакында белдерде.
16.04.2011
Казанда 2 ел дәвамында – 2013 елгы Универсиадага кадәр паркинглар төзелеше проектлары гамәлгә куелачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында бу мәсьәлә буенча узган киңәшмәдән соң шәһәр мэры Илсур Метшин белдерде. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
16.04.2011
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе мәйданында милиция патруль-пост хезмәте командирларына 49 яңа “УАЗ” автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты.
16.04.2011
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә 2011 елда Татарстан республикасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен төзү, капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашырылу барышы буенча фикерләштеләр.
15.04.2011
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ акционерларының гомуми җыелышында компаниянең 2010 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 2021 2022 2023 2024 2025 2026 ( 2027 ) 2028 2029 2030 >>