Рөстәм Миңнеханов: “Түбән Кама Нефтехим” кебек предприятиеләр – илнең горурлыгы”
15.04.2011“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ акционерларының гомуми җыелышында компаниянең 2010 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Хисап елында предприятиенең төп казанышларыннан берсе – сатулар күләменең 2009 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр артуы. Сатудан кергән табышның күләме дә артты – ул 12 миллиард сумнан артып китте. Предприятиенең чиста табышы беренче тапкыр 7 миллиард сум тәшкил итте.
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин үз докладында предприятиенең финанс-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләрен чагылдырды. 2010 елда “Түбән Кама Нефтехим” үз продукциясен дөньяның 59 иленә чыгарган. Экспорт сатулары күләме кризиска кадәрге дәрәҗәне узып киткән һәм 47 миллиард сум тәшкил иткән.
“Кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү кысаларында һәм полимер продукциясен тотрыклы кулану зонасын булдыру өчен “Түбән Кама сәнәгать округы” төзелде, ул 500 дән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип хәбәр итте Владимир Бусыгин. Бүгенге көндә предприятиедә 17100 кеше эшли, айлык уртача хезмәт хакы 27 мең сум тәшкил итә.
Акционерлык җәмгыяте генераль директоры шулай ук энергия саклау һәм экология өлкәсендәге эшчәнлек хакында да хисап тотты. “Соңгы елларда һавага зарарлы матдәләр бүленеп чыгу күләме ике тапкыр, утильләштерелмәгән калдыклар хасил булу 24 процентка кимеде”, - дип хәбәр итте ул.
ТР Президенты матбугат конференциясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге эшне дәвам итәргә кирәк дип белдерде. “Бу өстенлекле мәсьәлә булачак. Заманча технологияләр һавага зарарлы матдәләр бүленеп чыгуны киметергә мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады ул.
2010 финанс елы нәтиҗәләре буенча табышны бүлү турындагы еллык хисапны раслау җыелышның алдагы пункты булды. Акционерлар карары белән дивидендлар түләүгә чиста табышның 30 проценты юнәлдереләчәк, бу 2,152 миллиард сум тәшкил итә.
Акционерлар шулай ук акционерлык җәмгыятенең яңа Уставын раслады һәм “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ Директорлар советы Нигезләмәсенә өстәмәләр кертте. Узган елдагы кебек үк, «ПрайсвотерхаусКуперс Аудит» ЯАҖ предприятиенең аудиторы булачак.
Җыелышка нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов Директорлар советы рәисе Альберт Шиһабетдинов һәм “Түбән Кама Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Владимир Бусыгинның 2011 елга вәкаләтләрен раслады. Президент нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Директорлар советына рәхмәт белдерде. “Мондый предприятиеләр – илнең горурлыгы. “Түбән Кама Нефтехим”ның Россиядә генә түгел, Ауропа һәм бөтен дөньяда әйдәп баручы булуын телим”, - диде республика башлыгы.