ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан милиционерларына 49 яңа “УАЗ” машинасы тапшырды
16.04.2011Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе мәйданында милиция патруль-пост хезмәте командирларына 49 яңа “УАЗ” автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты.
Бу чарада эчке эшләр органының 500дән артык хезмәткәре, шул исәптә Россия ЭЭМ Эчке гаскәрләрнең 5561 һәм 5598 часте хезмәткәрләре, шулай ук атлы милиция взводы.
“Җәмәгатьчелек тәртибен саклауны тәэмин итү – иң төп бурыч. Татарстан күп төрле чаралар үткәрә. Универсиада алдыннан эчке эшләр органнарының матди–техник базасын модернизацияләргә кирәк. Бу машиналарга ихтыяҗ булачагына ышанам, - диде республика башлыгы. – Эчке эшләр министрлыгында катлаулы вакыт – реформалар бара. Россия Президенты яңа бурычлар куя. Республика җитәкчелеге барлык башлангычларда да сезнең белән булачак һәм ярдәм итәчәк. Сезгә уңышлар телим һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм”.
Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Республика Президентына эчке эшләр органнарына игътибары өчен рәхмәт белдерде. “Без республика җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмыйбыз. Хәзерге катлаулы вакытта да эчке эшләр бүлекчәләрен тиешле дәрәҗәдә матди-техник яктан тәэмин итү өчен акча табыла, бер үк вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләренең һәм гаиләләренең социаль һәм көнкүреш проблемалары хәл ителә. Узган атнада республиканың 60 милиционерына фатир ордерлары тапшырылды”, – дип билгеләп үтте ул.
Татарстан милициясе башлыгы эчке эшләр органнарының шәхси составы исеменнән, киләчәктә дә ТР ЭЭМ хокук тәртибен саклауда ныклы хезмәт куячак һәм республикада яшәүчеләрне җинаятьчеләрдән саклау өчен барлык көчләрен куячак, дип ышандырды Президентны.
Чараның тантаналы өлешеннән соң автомобиль ачкычлары тапшырылды, машиналар иртәгә үк Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорски, Чистай, Зәй һәм Әлмәт милиция патруль-пост хезмәте бүлекчәләрендә файдаланыла башлаячак.
Милиция патруль-пост хезмәте урамнарда, транспортларда һәм җәмәгатьчелек урыннарында хокук тәртибен саклый. Нәкъ менә патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре һәлакәт урына беренче булып килә. Шулай итеп 2011 елның 1 кварталында 700гә якын җинаять ачыкланган. Бу – 200дән артык урлау очрагы, 70 тән артык талау, 21 алдау юлы белән талау очрагы, 14 очрак талау нияте белән һөҗүм итү, 4 корал алу очрагы һәм 50гә якын очракта наркотик матдәләр алынган.
Әсгать Сәфәров эчке эшләр органының 10 хезмәткәренә ведомство бүләкләре – ТР буенча ЭЭМ Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре һәм исемле сәгатьләр тапшырды.
Тагын 17 хезмәткәр хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарган өчен акчалата премия белән бүләкләнде. Шәхси сак предпряитиесенең 2 хезмәткәре хокук саклау органнары белән бергә җинаять ачкан өчен Казан ЭЭИ Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Моннан тыш, бу чарада өч урланган машина хуҗаларына кайтарылды. Шәһәр эчке эшләр идарәсе җитәкчесе 3 гражданга элек урланган машиналарының ачкычын шәхсән үзе тапшырды.
49 автомобиль сатып алу өчен 22 миллион сум акчаның республика бюджетыннан бирелүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Барлык “УАЗ”лар да Казан предприятиеләренең берсе эшләгән компьютерлар (“Барс” аппарат-программа комплексы) белән җиһазланган. Бу система ТР буенча ЭЭМ мәгълүматлар базасы буенча гражданнарны, кәрәзле телефоннарны, автомашиналарны тикшерү өчен кирәк. Система патруль машиналарда һәм җәяүле нарядларда да кулланыла ала. Бүген машина ачкычлары тапшыру тантанасыннан соң системаны Президент шәхсән үзе тикшереп карады.