Татарстан-Чехия эшлекле форумы ике якка тагын да күбрәк икътисади нәтиҗәлелеккә ирешергә ярдәм итәргә тиеш, дип саный И.Халиков
18.04.2011“Безнең өчен Чехия озак еллар дәвамында эшлекле, мәдәни партнерыбыз булды. Казанның мең еллыгын рәсми тануга да чех тәңкәсе ярдәм итте. Чехия делегациясенең Татарстанга бүгенге сәфәре ике арадагы хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә яңа адымнар”.Бүген Казанда ачылган Татарстан-Чехия эшлекле форумының пленар утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков шулай дип белдерде. “Корстон”да узган пленар утырыш ике республика эшмәкәрләренең хезмәттәшлек мөмкинлекләренә багышланды.
Форум эшендә Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Коцоурек җитәкчелегендәге мәртәбәле делегация катнаша. Аның составында Чехиянең дәүләт органнары, машина төзелеше, агач эшкәртү, консалтинг, фармацевтика һ.б. тармакларга караган биш дистәдән артык компаниясе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар.
Форумда катнашучыларны ТР Президенты исеменнән сәламләгән Премьер-министр Илдар Халиков Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә зур кызыксыну белдергән кунакларга рәхмәт сүзләрен юллады. Аның белдерүенчә, Казан җирендәге бу очрашулар, алар барышында урнашкан элемтәләр яңа партнерлык өчен адым булырга тиеш.
Хөкүмәт рәисе Чехия компанияләре белән хезмәттәшлек үсү мөмкинлеге зур булган мәйданнар арасыннан “Алабуга” махсус икътисади зонасын, технопарклар һәм технополислар челтәрен, инвестиция һәм венчур фондларын аерым билгеләп үтте. Шулай ук соңгы елларда Татарстанның социаль-икътисади үсешнең мөһим индикаторлары буенча ил төбәкләренең лидерлар бишлегенә керүен ассызыклады.
“2007 елда Татарстанда Чехия Республикасы Президенты булып киткән иде. Узган ел Чехия парламентының сенат рәисе килде. Бу сәфәрләр ике арада файдалы элемтәләр урнаштыру өчен ныклы нигез булды”, - дип искәртте Премьер-министр. Илдар Халиков ике республика арасында уртак хезмәттәшлекнең уңышлы мисаллары итеп Чехия компаниясе белән дару препаратлары җитештерүне, машина төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшлекне атады. “Кайчандыр “КАМАЗ”да эшләгән кеше буларак аерым рәхмәт белдереп үтәсем килә. Безнең “КАМАЗ-Мастер” командасына Дакар ралли-марафонына кереп китәргә нәкъ менә Чехиянең “Татра”сы ярдәм иткән иде”, - дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков фикеренчә, Татарстан белән Чехияне күп әйберләр бәйли. “Бүгенге очрашулар ике арадагы хезмәттәшлекне тагын да киңәйтеп, ике якка тагын да күбрәк икътисади нәтиҗәлелеккә ирешергә ярдәм итәргә тиеш”, - дип искәртте ул.
Илдар Халиков форум делегатларына уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.