“Бәләкәч” программасы буенча эшләрне агымдагы елның июль-август айларында тәмамлау планлаштырыла

16.04.2011

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә 2011 елда Татарстан республикасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен төзү, капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашырылу барышы буенча фикерләштеләр.

Республика төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин быел Татарстанда “Бәләкәч-Малыш” программасы буенча 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен 1125 урын булдыру планлаштырыла дип белдерде.

“Бәләкәч-Малыш” программасын тулысынча гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган”, - диде министр. Аның сүзләренә караганда, 650 млн. сум күләмендә займ алынган, финаслау эшләре башкарыла, заказчы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе контроле белән подрядчыларга акча бүлеп бирелә.

22 яңа, 7 кире кайтарылган объектта төзелеш-монтажлау эшләре бара, 1 майга кадәр 1 катны төзеп бетерү бурычы куелган, аерым объектларда графиктан артта калу очраклар бар, әмма аларда муниципаль берәмлекләр вәкилләре, заказчылар һәм подрядчылар катнашында күчмә киңәшмәләр үткәрелгән.

Мәктәпкәчә мәгариф системасына кайтарылган 18 объектның 17сендә эшләр башланган, Чистайдагы бинаны бушату белән эшкә тотыначаклар.

“Бәләкәч” программасын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре бар. Буа һәм Кукмара районнарында объектлар тапшырылуга әзер, якындагы территорияне төзекләндерү белән объектлар балаларны кабул итәргә әзер булачак.

Шулай ук Питрәч авылында да объектларны мәктәпкәчә мәгариф системасына кайтару өчен капиталь ремонтлау эшләре башаланган.
Калган объектларда эшләрне 2011 елның июль-август айларында тәмамлау планлаштырыла.

Өстәмә урыннар булдырыла торган 90 объектның бары тик 39ы гына эшли башлаган, Чаллыда 7 объектта эшләр тәмамланган, 140 бала бакчага йөри башлаган, 1 майга кадәр Нурлат шәһәренең ике объектында эшләрне тәмамлау планлаштырыла.

Казан һәм Чаллы башкарма комитетларының шәхси–дәүләт партнерлыгы шартларында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төзелеше буенча якынча 6 объект билгеләнгән. Автошәһәрчектә 2 объектта эшләр 100 процентка тәмамланган. Муниципаль берәмлек бюджеты хисабына балалар өчен 80 урын булдырылган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.