Яңалыклар

29.04.2011
“Бәләкәч” программасын гамәлгә ашыру быел республикада 3 яшьтән зуррак балалар өчен бакчаларда өстәмә 11 мең 295 урын булдырырга ярдәм итәчәк. Аны гамәлгә ашыру өчен яңа объектларны төзү-монтажлау һәм гамәлдәгеләрен капиталь төзекләндерү өчен 650 млн. сум займ бирелгән.
28.04.2011
Казанда “Закон территориясе” республика конкурсына тантаналы рәвештә йомгак ясалды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров, Татарстан дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногъманов, республиканың министрлык һәм ведомсвто җитәкчеләре катнашты.
28.04.2011
Бүген Казанда “ТАИФ” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
27.04.2011
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кызыл Шәрык - Солодовпиво" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Сүз компания үсеше турында барды.

Рөстәм Миңнеханов очрашу турындагы килешүнең Казанда 2011 елның 4 мартында узган Россия-Төркия хөкүмәтара комиссия утырышында расланганын искә төшерде.

Татарстан башлыгы ассызыклап үткәнчә, "Кызыл Шәрык - Солодовпиво" компаниясенең алга таба үсеше республика икътисады өчен бик мөһим.
27.04.2011
Бүген Сарытауда РФ Куркынычсызлык советы Секретаре Николай Ратушев белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапотаның ИФОна кергән Россия Федерациясе субъектлары башлыклары катнашында уртак киңәшмәсе уза.
26.04.2011

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы турысындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында тардицион Шигырь бәйрәме булды.

Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстанда уздырылган төп чараларның берсе буларак, анда ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һ.б. рәсми даирәләр, төрле ил кунаклары, әдәбият-сәнгать әһелләре килде, халык күпләп җыелды. Аерым алганда, ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләү һәм килгән кунакларга рәхмәт сүзе белән халык алдына чыккан З.Вәлиева ТР Президенты тарафыннан имзаланган 2011 елга Г.Тукай исемендәге 4 Дәүләт премиясе бирелү турындагы 240 нчы Указны укыды.

26.04.2011

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан киң җәмәгатьчелеккә котлау белән мөрәҗәгать итте.

26.04.2011

Бүген “IT-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта бизнес-инкубатор ачылды. Аны ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров катнашында узды.

25.04.2011
Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан уздырылган киңәйтелгән утырышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында, туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклау гаиләдән, балалар бакчасыннан ук килергә һәм башлангыч мәктәптә татар теле укытылырга тиеш, алары юк икән, мәктәпләрдә генә аны сеңдерү шактый кыен, гомумән, Ана телен Татарстанда үзләштерү җиңел булса, аннан читтә яшәүчеләр өчен ул проблемалы, дип белдерде. Милли кадрлар әзерләүдә Казан федераль университетына өметләр зурдан, урыннардан яшьләрне җибәреп укытыгыз, Татарстаннан кубып китәргә теләүчеләрне табуы читен, диде Р.Миңнеханов.
25.04.2011
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан белән Ямал-Ненец автономияле округы арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга тиешле әлеге мөһим документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ЯНАО губернаторы Дмитрий Кобылкин имзалады. Документка ТР Президентының Дмитрий Кобылкин җитәкчелегендәге Ямал-Ненец автономияле округы делегациясе белән очрашуы вакытында кул куелды. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Битләр: << 2021 2022 2023 2024 ( 2025 ) 2026 2027 2028 2029 2030 >>