Быел җәйге каникуллар чорында Татарстанда 211 мең бала төрле формадагы лагерьларда ял итәчәк

19.04.2011

Быел җәйге каникуллар чорында республика балаларын 121 шәһәр яны стационар лагере, 1300 мәктәп яны лагере, 75 палаткалы лагерь һәм 10 шифаханә-курорт кабул итәчәк. Быел балалар ялын оештыруга 4 заманча база җәлеп ителә. Узган ел төзелгән ике яңа лагерь бу җәйдә балаларны кабул итә башлый. Аларның берсе Минзәлә интернат мәктәбенә караган “Полянка” лагере, икенчесе - күп функцияле “Идел” (“Волга”) яшьләр туристлык лагере. Шулай ук “Лето” республика үзәгенең реконструкция узган “Пламя” һәм Актаныш районындагы “Бүләк” лагерьлары да быел тулы куәткә ишекләрен ачачак. Лагерьларда беренче сменаны 6 июньнән дә соңга калмый ачу ниятләнә.Төрле формадагы лагерьларда бу җәйдә 211 мең малай һәм кыз ял итеп, сәламәтлеген ныгыта алачак. Моннан тыш, балигъ булмаган 40 мең үсмер җәйге чорда эшкә урнаштырылачак. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта яңгырады. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Наилә Фәтхуллина журналистларга 2011 елның җәендә Татарстанда балалар һәм яшьләрне савыктыру, аларның ялын, мәшгульлеген оештыру үзенчәлекләре хакында сөйләде.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы әлеге программаны гамәлгә ашыруны координацияләүче үзәкләрнең барсе. Министр урынбасары Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, республикада инде 15 ел буе Балалар һәм яшьләрнең ялын, мәшгульлеген оештыру, сәламәтлеген ныгыту программасы кабул ителә. Аның белдерүенчә, 2011 ел программасы узган елның декабрендә үк формалаштырылган. Быелгы савыктыру компаниясенә 1,77 млрд. сум юнәлдереләчәк. Ел башыннан азык-төлеккә бәяләр арту сәбәпле, ТР Хөкүмәте карары нигезендә туклану продуктларына бәяләр үсешен компенсацияләү өчен өстәмә рәвештә 38 млн. сум күләмендә финанслар бүленгән.

Министр урынбасары искәрткәнчә, быел да балаларның ялын, мәшгульлеген оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту программасы узган елдагы күләмдә бала һәм үсмерне колачлаячак. “Ел саен план йөкләмәләре арттырып үтәлүен исәпкә алсак, бу юлы да балалар ялын оештыручылар план күрсәткечләрен арттырып үтәүгә бөтен тырышлыгын куярга җыена”, - ди Андрей Кондратьев.

Быел ял программасына беренче тапкыр савыктыру лагерьларында ял итү чорында балаларны иминиятләштерү пункты кертелгән. Узган ел иминиятләштерү бары ата-ананың теләгенә нигезләнеп кенә башкарылган иде.

Андрей Кондратьев шулай ук ТР Президенты кушуы буенча җәйге ял системасын үстерү программасы эшләнүен, бүген аның министрлыклар һәм ведомстволарда килештерү узуын хәбәр итте. Әлеге программа шәһәр яны савыктыру лагерьларының матди-техник базасын яңартуга зур ярдәм итәчәк, ди министр урынбасары.

Министрлар Кабинеты карары нигезендә, һәр муниципаль берәмлектә балалар ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия эшли. Балаларына лагерьларга юлламалар алырга теләгән ата-аналар шушы комиссияләр эше оештырылган шәһәр яки район хакимиятләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, шәһәр яны лагерьларына юллама уртача 9486 сум торачак. Стационар лагерьлардагы профильле сменада ял итү уртача 9648 сумга төшә. Палаткалы лагерьларга юллама 4200 сум тирәсе тора. Мәктәп яны лагерьларында ял итү уртача 1926 сумга төшә. Ә шифаханә-курортларда 21 көнгә исәпләнгән смена бер бала өчен уртача 17780 сумга төшәчәк. Кара диңгез ярындагы стационар лагерьдагы профильле сменага юллама уртача 14630 сум тора.

“Юллама өчен ата-аналар түләргә тиешле өлешнең инде 3 ел үзгәргәне юк. Ул юлламаның уртача бәясенең кимендә 15 процентын тәшкил итә”, - ди Андрей Кондратьев. Мәсәлән, бюджет оешмаларында хезмәт итүчеләрнең балалары өчен лагерьларга юллама бәясенең 85 проценты республика казнасы тарафыннан финанслана. Предприятие хезмәткәрләре балалары өчен юллама бәясенең 42,5 процентын республика бюджеты компенсацияли, тагын 42,5 процентын предприятие финанслый. Олимпиадалар җиңүчеләре, ятим балалар, социаль яктан якланмаган категория балалар өчен оештырыла торган махсус профильле сменаларда ял итүчеләр өчен юллама бәясен тулысынча республика казнасы үз җилкәсенә ала. Быел шундый 25 меңнән артык юллама биреләчәк.

Республикада балалар ялын оештыру программасының төп координаторы “Җәй” (“Лето”) республика үзәге. Ата-аналар сораулар туа калганда, 231-50-24 номерына шалтыратып, аларга җавап таба ала.