Алга таба да ихтыяҗ зур булган әһәмиятле социаль проект - торак фондына акча туплау-формалаштыру финансчылар өчен өстенлекле юнәлеш булып кала, керемнәрдә кытыршылык сизелсә дә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы дәвам иттерелә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына игътибар бирү сорала, түләү смета буенча түгел, ә күрсәтелгән күләмгә карап булырга тиеш – болар бик мөһим, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында республика финанс, казна һәм салым органнарының бюджет мәсьәләләре каралган республикакүләм киңәшмәсенә рәислек иткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 июльдә 16 сәгатькә булган мәгълүматларына караганда, “Булгария” теплоходында һәлак булган 101 кешенең мәете табылган, аларның 17се – ир-атлар, 63е – хатын-кызлар, 21е - балалар.
“Булгария” теплоходы баткан урында Идел төбеннән чыгарылган мәетләр саны, бүген сәгать 12гә алынган белешмә буенча, үзгәрешсез – 100 килеш кала бирә, һәлак булганнарның 91енең кем икәне ачыкланган, 66 җәсәд җирләүгә мәрхүмнәрнең туганнары кулына тапшырылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Булгария” теплоходы баткан урында булды.
Судноларны күтәрү буенча белгечләр “Булгария” теплоходын тикшерүгә кереште. Бу хакта бүген судноның һәлакәткә очрау сәбәпләрен тикшерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында белдерделәр. ТР Хөкүмәт йортында утырышны Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары Виктор Олерский үткәрде, анда Татарстан Премер-министры Илдар Халиков та катнашты.
“Булгария” теплоходы баткан урында бүген иртәнге сәгать 10га кадәр су өстенә чыгарылган үле гәүдәләр саны 100гә җитте. Аларның 19ы ир затыннан булса, 63е - хатын-кыз һәм 18е - бала. Һәлак булганнарның 85е кем икәне билгеле.
Идел төбенә киткән “Булгария” теплоходында һәлак булганнарның, бүген иртәнге сәгать 10.00га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, Республика суд-медицина экспертизасы бюросына барлыгы 97 мәет китерелгән, шуларның 91е, шул исәптән 19 баланың кем икәне ачыкланган. Татарстан хастаханәләренә сеңерләре тартылып, бәрелгән булып, әлеге теплоходта барган 5 кеше мөрәҗәгать иткән.