Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «ICL – КПО ВС» ААҖ Директорлар советы әгъзалары - «Fujitsu» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Бүген “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия югары уку йортларын тәмамлап, РФ һәм чит илләрдә эшләүче ватандашларның II конгрессы РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко рәислегендә үзенең эшен башлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Кириллов белән очрашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XV “Сәләт” талантлы балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль иҗаты республика фестиваль-конкурсында катнашты. Фестиваль 28 июньнән 2 июльгә кадәр Татарстанның Алексеевски районындагы Биләр тыюлыгы территориясендә уза.
Microsoft Windows 7 татарча да эшли башлады. Бүген IT-паркта әлеге операция системасының һәм аның Microsoft Office 2010 офис кушымталары пакетының татар теленә тәрҗемә ителгән интерфейсы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка презентацияләнде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Microsoft ның Россиядәге президенты Николай Прянишников, Microsoft ның Идел буе федераль округында бизнесны үстерү буенча директоры Кирилл Семенихин һ.б. катнашты.
Бүген Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тәҗрибә кырларында дүрт көнлек республика семинар-киңәшмәсе ачылды. Аның кысаларында “2012 елга кадәр ТР авыл хуҗалыгын үстерү” программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2011 ел уңышын югалтуларсыз җыеп алуга кагылышлы бурычлар буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең күчмә киңәшмәсе узды.
Татарстанда чүп-чар эшкәртү заводы төзелешенә кагылышлы инвестиция проекты бүген Италия делегациясе белән очрашу вакытында ТР Премьер-министры Илдар Халиковка презентацияләнде. Проектны делегация җитәкчесе, Италиядә-Россия, Россиядә-Италия елын уздыру буенча оештыру комитеты координаторы Джулиано Урбани тәкъдим итте.
“Челтәр компаниясе” ААҖ акционерларының еллык җыелышында компаниянең Директорлар советы сайланды.