Идел төбенә киткән “Булгария” теплоходында һәлак булганнарның, бүген иртәнге сәгать 10.00га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, Республика суд-медицина экспертизасы бюросына барлыгы 97 мәет китерелгән, шуларның 91е, шул исәптән 19 баланың кем икәне ачыкланган. Татарстан хастаханәләренә сеңерләре тартылып, бәрелгән булып, әлеге теплоходта барган 5 кеше мөрәҗәгать иткән.
ТР Президенты узган төндә янә шушы бюрода булып, һәлак булганнарның туганнары белән очрашкан, соруларына җавап биргән. Республика башлыгы, һава торышы шартлары начарлана калса да, эзләү-коткару эшләре тукталмаячак, судан чыгарылган барлык мәетләр экспертизага китертеләчәк, дип ышандырган. Һәлак булучыларның туганнарына һәм каза күрүчеләргә компенсация түләү эшләре башланачак, дип белдергән Президент.