Рөстәм Миңнеханов торак, балалар бакчалары төзелеше һәм терлек азыгы әзерләү буенча киңәшмә үткәрде

14.07.2011

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак, балалар бакчалары төзелеше һәм терлек азыгы әзерләү буенча киңәшмә үткәрде.
Бүгенге киңәшмә “Булгария” һәлакәтеннән соң беренчесе. ТР Президенты киңәшмәдә катнашучыларга “Булгария” һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алуны сорап мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, узган ел терлек азыгы запасы кирәклеген исбатлады. “Корылык елында ашлыкны сатып ала алабыз, ә терлек азыгын юк, - дип билгеләп үтте Татарстан Хөкүмәте башлыгы. - Әлегә һава шартлары яхшы торганда, запас азык җыярга кирәк”.
Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәсьәләләре буенча фикер алышканда, куркынычсызлык техникасы белән тәэмин итүгә игътибарлы булырга кирәк дип белдерде. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, төзелеш объектларында төзүчеләр белән бергә түрәләр дә куркынычсызлык таләпләрен үтәргә тиеш.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин балалар бакчалары төзелеше программасын гамәлгә кую барышы турында сөйләде. И.Фәйзуллин мәгълүматларына караганда, программаны оператив гамәлгә ашыру бәясе 1,35 млрд. сум тәшкил итә. Бүген төзүчеләр алдында 1 октябрьгә кадәр төзелеш эшләрен башкару һәм 15 октябрьгә кадәр яңа балалар бакчаларын файдалануга тапшыру бурычы тора. Программаны оператив гамәлгә кую өчен ай саен 450 млн. сум тирәсе акча үзләштерелергә тиеш.