Рөстәм Миңнеханов: "Тулаем алганда, Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты белән вәзгыять тотрыклы"

14.07.2011

Алга таба да ихтыяҗ зур булган әһәмиятле социаль проект - торак фондына акча туплау-формалаштыру финансчылар өчен өстенлекле юнәлеш булып кала, керемнәрдә кытыршылык сизелсә дә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы дәвам иттерелә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына игътибар бирү сорала, түләү смета буенча түгел, ә күрсәтелгән күләмгә карап булырга тиеш – болар бик мөһим, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында республика финанс, казна һәм салым органнарының бюджет мәсьәләләре каралган республикакүләм киңәшмәсенә рәислек иткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук хуҗасыз җирләрне хисапка теркәү кирәк, чөнки ул - муниципалитетларыбызның керем вәкаләтләренә карый, бу яктан без резервлар табарга тиеш. Мәгариф учреждениеләре үсеше программасы, хезмәт хакы түләүдә яңа системага күчү дә өстенлекле юнәлешләр буларак гамәлдә, дип юнәлеш бирде Татарстан җитәкчесе республиканың берләштерелгән бюджеты планнары турында сүз башлап.

Киңәшмәдә ТР финанс министры Радик Гайзатуллин шул хакта ачыклык кертеп, быел республиканың берләштерелгән бюджетында каралганнарны үтәү белән беррәттән, киләсе 2012 ел һәм пландагы 2013, 2014 еллар бюджетларын формалаштыру, якын киләчәкне күздә тотып бурыч-максатлар билгеләү зарур, диде. Узып бара торган елның икенче яртысында сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт, социаль тәэмин ителеш учреждениеләрендә, Президент кузгатканча, хезмәт хакы түләүнең яңа системасына күчү буенча әзерлек эшләре алып бару таләп ителә, дип шәрехләде.

Хакимият баскычлары арасында керем чыганакларын һәм чыгым вәкаләтләрен бүлү буенча федераль дәрәҗәдә үзгәрешләр кертелү исә бюджет формалаштырганда йогынты ясаячак. Алар, нигездә, файдалы казылмалар чыгаруга салым, нефть продуктларына экспорт пошлинасы, транспорт чараларын теркәү өчен дәүләт пошлинасы, алкоголь продукциягә акцизлар мәсьәләләренә, хокук саклау органнарын тоту, сәламәтлек саклау өлкәсе чыгымнарына һ.б. кагыла.

Докладчы сүзләренчә, файдалы казылмалар чыгаруга салымны федераль бюджетка тулысынча үзәкләштерү 2010 елдан республика бюджетының керем өлешен сизелерлек киметте, әлеге керем чыганагын компенсацияләү өлешчә генә каралган һәм фәкать 2010-2012 елларны гына күздә тота һәм ел да 20 процентка кими бара, мәсәлән, 2010 елда – 60 процент, 2011 елда – 40 процент, 2012 елда – 20 процент. 2013 елга кара нефть продуктларына экспорт пошлиналарын ачык төстәгеләренә карата 60 процентка җиткереп тигезләү киләсе елда керемгә салымны 1,1 млрд., 2013 елда 2,0 млрд., 2014 елда 2,6 млрд. сум күләмендә югалтуга китерәчәк. Файдалы казылмалар чыгаруга салым ставкасын арттыру нефть суырту компанияләренең кеременә салым буенча салым базасында чагылыш табачак. Республика бюджеты керемгә салым буенча киләсе елда 1,1 млрд., 2013 елда 2,1 млрд., 2014 елда 2,2 млрд. сум өстәмә югалтуларга дучар ителер дип фаразлана.

Болардан тыш, хәзерге вакытта киләсе 2012 елдан хокук саклау органнарын тоту буенча вәкаләтләр федераль карамакка тапшыру турындагы мәсьәлә федераль дәрәҗәдә карала, шуңа бәйле рәвештә, муниципаль карамактагы транспорт чараларын теркәгән өчен дәүләт пошлинасын һәм норматив буенча бүленә торган алкоголь продукциягә акцизларны федераль бюджетка тапшыру күзаллана. Нәтиҗәдә, берләштерелгән республика бюджетының керем өлеше 3 млрд. сумнан күбрәк акча ала алмаячак. Узган елның 29 ноябрендә кабул ителгән 313 нче федераль законга ярашлы рәвештә, РФ территориясендәге субъектта медицина ярдәме күрсәтү Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондына салына. Димәк, киләсе елдан башлап, муниципаль берәмлекләрдә сәламәтлек саклау өлкәсенә чыгымнар каралмый. Гомумән алганда, республика бюджетының хәле, муниципаль бюджетларга караганда, шактый ук кысынкы булачак, дип саный министр.