“Булгария” теплоходында һәлак булган 101 кешенең мәете табылган

13.07.2011

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 июльдә 16 сәгатькә булган мәгълүматларына караганда, “Булгария” теплоходында һәлак булган 101 кешенең мәете табылган, аларның 17се – ир-атлар, 63е – хатын-кызлар, 21е - балалар.

16 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, 67 мәет җирләү өчен туганнарына бирелгән.

Һәлакәт урынында эзләү эшләре, психологик ярдәм күрсәтү, судноны тикшерү, фаҗига булган акваторияне тикшерү, суднодан һәлак булучыларның мәетен чыгару, нефть продуктын җәелдермәү эшләре дәвам итә.