ТР Президенты алданган өлешкә кереп йорт төзүчеләрнең яңалары барлыкка килүенә юл куймаска чакырды
25.02.2012Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә алданган өлешчеләрнең йортларын төзү эшләрен тәмамлауга бәйле мәсьәләне контрольдә тотуны таләп итте һәм Россия Президентының әлеге мәсьәләне агымдагы ел ахырына кадәр хәл итү бурычын куюын искәртте.
Шуның белән бергә республика башлыгы төзелеш базарында гражданнарга өлешкә кереп йорт төзүдә катнашырга тәкъдим итүче компанияләрнең яңадан барлыкка килә башлавы хакында хәбәр итте.
“Кешеләр иң элек акчаларын чыгарып бирә, аннары исә безне алдадылар дип хакимияткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына өлешкә кереп йорт төзүне оештыру шартларына аңлатма бирергә, ә муниципалитетларга әлеге мәсьәләләр буенча җаваплы вазифаи затлар билгеләргә күрсәтмә бирде. “Бу эшне катгый контрольдә тотарга кирәк. Республикада бу юнәлештә зур эш башкарылды, хаталарны кабатламаска кирәк”, - диде ул.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, үз чиратында, өлешкә кереп төзелә торган оъектларны файдалануга тапшыруны тәэмин итү генә җитәрлек түгел дип белдерде. Моның өчен күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә: торак йортларны инженерлык челтәрләренә тоташтырырга; әлеге челтәрләрдән файдаланучы оешмалар белән килешүләр төзергә кирәк.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры муниципаль берәмлек җитәкчеләренә файдалануга тапшыру планлаштырылган һәр объектка ышанычлы һәм тикшерелгән идарәче компания җәлеп итү һәм беркетү мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә чакырды.
Үз чыгышын тәмамлап, министр быелның ахырына кадәр республикада 2871 өлешчегә калган 32 йортны төзү эшләрен төгәлләргә кирәк, дип искәртте.
“Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә агымдагы ел ахырына кадәр катгый графиклар расларга һәм төзелеш эшләрен тәмамларга, шулай ук йортларны инженер челтәрләренә тоташтыру мәсьәләсен хәл итәргә, оешмаларга документларны рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтергә кирәк. Өлешчеләр аз булган йортлар буенча йортны РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы реестрыннан чыгарырга мөмкинлек бирүче башка вариантларны табу зарур”, - дип сүзен төгәлләде Ирек Фәйзуллин.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы