Фәрит Мөхәммәтшин: “Тукай районы күп кенә күрсәткечләр буенча җитди рәвештә алга китте”
24.02.2012ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хисап утырышында катнашты.
Тукай районына килү белән парламент җитәкчесе район башлыгы Васил Хаҗиев озатуында Биклән авыл җирлегенә керүче Бакчасарай авылындагы Равил Миңнехуҗинның гаилә фермасында булды. Сөтчелек фермасы 30 баш мөгезлек эре терлеккә исәпләнгән. Фермада тәүлегенә 180 литр сөт савып алына. Ферманың хуҗасы сыерларның баш санын 130 башка җиткерүне максат итеп куя. Равил Миңнехуҗин хуҗалыгында 40 баш ат, шулай ук сарыклар бар.
Бүген районның Сосновый Бор бистәсендә “Яшьлек” универсаль спорт комплексы ачылышына багышланган зур бәйрәм чарасы булды. Спорт объекты физик культура һәм спортны үстерү буенча федераль максатчан программа кысаларында ике ел эчендә төзелә. Фәрит Мөхәммәтшин Сосновый Бор халкын яңа спорт комплексы ачылышы белән котлап, әлеге объектның биредә яшәүче яшьләр өчен зур перспективалар ачуын ассызыклады. “Сездә үз спортчыларыгызны әзерләү өчен менә дигән мөмкинлек барлыкка килде”, - дип билгеләп үтте ул.
Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев 2011 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычларга багышланган хисап доклады белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, ел нәтиҗәләре буенча районда уртача айлык хезмәт хакы 17937 сум (2010 елда – 16760 сум) тәшкил иткән. Бу – Татарстанның авыл районнары арасында иң югары күрсәткеч.
Тукай районы башлыгы билгеләп үткәнчә, эшчәнлекнең барлык төп юнәлешләре буенча диярлек уңай динамикага ирешелгән. Бер ел эчендә 89,9 мең тонна ит һәм 27,2 мең тонна сөт җитештерелгән.
Бүгенге көндә районда 18 авыл хуҗалыгы берләшмәсе, 55 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Барлык җитештерүчеләрнең тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 8,9 миллиард сум тәшкил иткән. Продукция, тауар сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән 8,2 миллиард сум күләмендә табыш алынган. Авыл хуҗалыгы хезмәткәренең уртача эш хакы 18566 сум тәшкил иткән.
Муниципаль совет депутатлары алдында ясаган чыгышында, парламент башлыгы болай дип ассызыклады: “2011 ел сезнең район өчен уңай булды дияргә мөмкин. Күп кенә күрсәткечләр буенча сез җитди рәвештә алга киттегез һәм бүгенге көндә республиканың авыл районнары арасында алдынгы позицияне билисез”.
“Бүгенге көндә кече һәм урта бизнес Тукай районы өчен зур ярдәм булып тора, гәрчә аны тагын да киңәйтү өчен резервлар бар әле, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Биредә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү җайга салынган, эшкуарлар, идарәчеләрнең кадрлар составы барлыкка килгән”.
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп хткәнчә, якын көннәрдә республиканың әйдәп баручы авыл җирлекләре башлыклары катнашында очрашу узачак, аларга актив эшчәнлекләре өчен премияләр тапшырылачак. Ул республика җитәкчелегенең авыл җирлекләре башлыкларына ярдәм күрсәтү буенча тиешле чаралар күрүен искәртте.
Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Роберт Миңнегалиев, Алмаз Шәрипов, республика ведомстволары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге