ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Биектау районында булды
24.02.2012Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Биектау районына эш сәфәре кысаларында янгын-сүндерү химия станциясендә һәм Үзәк район хастаханәсендә булды.
Биектау районында урнашкан өченче дәрәҗәдәге янгын-сүнедерү химия станциясе - Татарстандагы шундый дүрт станциянең берсе. Станция төзелеше, шулай ук аны автомобильләр һәм башка төр техника белән җиһазлау 60 миллион сумга төшкән. Ул 2011 елда кыска вакыт эчендә сафка баскан. Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, бәхеткә, әлегә яңа техниканы кулланырга туры килмәгән.
Н.Мәһдиев шулай ук Илдар Халиковка урман хуҗалыкларын техника белән җиһазландыру буенча федераль программа буенча сатып алынган яңа тракторларны тәкъдим итте. Аларның гомуми бәясе 72 миллион сум тәшкил итә.
Илдар Халиков ТР урман хуҗалыгы министрына федераль программада уңышлы катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Үзәк район хастаханәсендә реконструкция нәтиҗәләре белән танышты. Илдар Халиков хастаханәнең авыруларны кабул итү бүлегенең җиһазланышына югары бәя бирде. “Моннан бер ел элек кенә без бу хакта хыяллана да алмый идек, хәзер исә хастаханәдә иң заманча җиһазлар урнаштырылган”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Ул шулай ук райондагы демографик хәл белән дә кызыксынды. Табибларның сүзләренә караганда, 2010 елда район халкы – 300, 2011 елда 163 кешегә кимегән. ТР Премьер-министры 2012 елда районда демографик вәзгыятьнең уңай якка үзгәрүен теләде.
Илдар Халиков район Мәдәният йортында Биектау районы предприятиеләре эшләп чыгарган продукция күргәзмәсен карады, шуннан соң район Советы утырышында катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте