Татарстанда 2012 ел башына 350 мең квадрат метрга якын торак сафка бастырылган

25.02.2012

Татарстанда 2012 елда сафка бастыру күздә тотылган 2,4 миллион квадрат метр торакның 347 мең квадрат метры файдалануга тапшырылган инде. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты һәм Премьер-министры катнашында ТР Хөкүмәте йортында узган торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.

Быел социаль ипотека программасы буенча – 89 мең квадрат метр (планның 19 проценты); күпфатирлы инвестицион торак төзелеше программасы буенча – 156,7 мең квадрат метр (планның 16 проценты); шәхси торак төзелеше программасы буенча 101 мең квадрат метр (планның 10 проценты) торак сафка бастырылган.

24 февральгә социаль ипотека программасы буенча 1 мең 548 фатирлы 31 йорт файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә 2012 елда социаль ипотека программасы буенча файдаланылырга тиешле калган 84 объектның әзерлек дәрәҗәсе мондый: 32 объект – югары; 21 объект – урта; 31 объект түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Бүгенге көндә республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 500 ветеран өчен 155 йорт төзелә.

Калган 550 ветеран өчен торак төзелеше программасын формалаштыру эше дәвам итә.

“Торак сафка бастыру буенча программа һәр районда киеренке, - дип ассызыклады министр. – Февраль ахырында Чистайда ике йорт файдалануга тапшыру күздә тотыла. Төзелә торган барлык объектларны да инженер коммуникацияләренә тоташтыруны тәэмин итүегезне сорыйм”.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы хакында сөйләгәндә, Ирек Фәйзуллин бүгенге көндә республикада файдалануга тапшырыласы 97 күпфатирлы йортның 37 се – югары, 29 ы – урта, 31 е түбән әзерлек дәрәҗәсендә булуы хакында хәбәр итте.

Аз катлы торак төзелешенә килгәндә, республикада 8 мең 785 объектның 2 мең 54 е – югары, 4 мең 17 се – урта, 2 мең 740 йорт түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Ирек Фәйзуллин инвестор һәм төзүчеләрнең игътибарын төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатына юнәлтте. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм экспертиза хезмәте инспекциясенең уртак тикшерүләре тагын бер мәртәбә табыш артыннан куу сәбәпле әлеге мәсьәләнең читтә калуын раслый. “Безнең алда штрафның күләмен арттыру бурычы тормый, әмма аннан башка да мөмкин түгел”, - дип ассызыклады министр.

Киңәшмәдә шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасына кагылышлы мәсьәлә дә каралды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы