Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районына сәфәре вакытында территориаль җирле үзидарәне оештыру тәҗрибәсе белән танышты
24.02.2012Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районына сәфәре вакытында территориаль җирле үзидарәне оештыру тәҗрибәсе белән кызыксынды. Спикер шәһәр һәм район советлары утырышында катнашты.
Түбән Камага килеп җитү белән, Фәрит Мөхәммәтшин 22 нче микрорайонның Җәмәгатьчелек үзәгендә булды. Ике катлы бинада эчке эшләр органнары хезмәткәрләре – балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор, участок уполномоченные һ.б. кабинетлары урнашкан. Полицейскийлар тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр һәм имин булмаган гаиләләр белән эш алып бара. Кирәк булганда, мондый гаиләләр микрорайонның Җәмәгатьчелек үзәгенә дә чакырыла. Әлеге бинада шәһәр советы депутатының җәмәмгатьчелекне кабул итү бүлмәсе дә урнашкан. Парламент башлыгы Җәмәгатьчелек үзәге вәкилләренә әлеге микрорайонда яшәүчеләрне үзәк эшчәнлегенә активрак җәлеп итәргә чакырды.
Утырышта Түбән Кама шәһәре һәм районы башлыгы Айдар Метшин 2011 елга нәтиҗәләр чыгарды. Түбән Кама төзелүгә 45 ел буларак тарихка кереп калган узган ел күп юнәлешләр буенча уңышлы ел дип санала: нефтехимиклар зур казанышларга ирешкән. “Түбән Кама нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җитештерелгән продукция 120 млрд. сум тәшкил иткән. 2011 елның мөһим вакыйгасы булып “ТАНЕКО” нефть җитештерүче һәм нефть химиясе заводлары комплексын эшләтеп җибәрү тора. Узган елның ноябрь аенда РФ Энергетика министрлыгы карары белән, әлеге завод илнең эшләп килүче предприятиеләре исемлегенә кертелгән.
2011 ел нәтиҗәләре буенча эчке территориаль продукция күләме 135 млрд. сумга җиткән (2010 елда 93,2 млрд. сум булган). Уртача хезмәт хакы 21,5 мең сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 80 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача 32,7 центнер уңыш чыккан. “Гаилә фермалары” төзү программасында 25 хуҗалык катнаша.
Айдар Метшин шулай ук Кама Аланының үсеше, социаль программаларны тормышка ашыру, шәһәр һәм район инфраструктурасын киңәйтү перспективалары турында сөйләде.
Парламент башлыгы Айдар Метшиннан районда яшь табибларның төпләнеп калу проблемасының ничегрәк хәл ителүе белән кызыксынды. Фәрит Мөхәммәтшин медиклар династияләре вәкилләре белән эшләргә, грантлар белән ярдәм итәргә, башкалага укырга кире кайтып эшләү шартын куеп җибәрергә тәкъдим итте.
Утырышта чыгыш ясап, Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 2011 елны, гомумән алганда, яхшы күрсәткечләр белән тәмамлавын билгеләп үтте. Репсублика икътисады үсешенә түбән камалыларның да өлеш кертүен, 2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның эчке тулаем продукты 1 трлн. 300 млрд. сумга җитүен белдерде.
“Шул ук вакытта, көчле сәнәгать җитештерүе үсешеннән аермалы буларак, Түбән Кама районының авыл хуҗалыгы буенча резервлары аз түгел. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, авылда активлыкны арттыру мәсьәләләрен хәл итү зарур. Без авыл үсеше, кешеләрне җиргә беркетү – бүген иң мөһим бурыч дигән фикергә килдек. Хәзерге вакытта Татарстанда азык-төлекнең яртысы шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Менә шул юлдан барырга кирәк. Кешеләрне җиргә беркетеп, авылга юкка чыгарга юл куймыйча, без халыкларыбызның милли мәдәниятын, телләрен, гореф-гадәтләрен саклыйбыз”, - диде спикер.
Ул түбән камалыларның игътибарын торак белән тәэмин итү, авыл кешеләре арасындагы эшсезлекне киметү мәсьәләренә юнәлтте. Җиде ел эчендә районда авыл хуҗалыгында җитештерү ике тапкырга кимегән.
Фәрит Мөхәммәтшин, 22 нче микрорайонның Җәмәгатьчелек үзәгендә булуын әйтеп, шәһәр халкын җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү буенча актив эшчәнлек алып барган өчен, түбән камалыларны мактады. Күп проблемаларның нәкъ менә шундый иҗтимагый берләшмәләр дәрәҗәсендә хәл ителүен белдерде.
Ул, президент сайлауларына тукталып: “Бу безнең дәүләт үсешендә мөһим этап. Безнең әле хәл ителмәгән проблемаларыбыз бар. Алар үсешкә кагыла. Сезгә, район активы буларак, киләсе сайлауларны никадәр җаваплы булуын аңлатырга кирәк. Безгә тыныч, сыналган системалы эш һәм алга бару зарур”, - диде.
ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге