Яңалыклар

29.05.2012
Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә “Ат утары” комплексы ачылды. Ат утарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. рәсми затлар кунак булды.
29.05.2012

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янә кара пәрдәләрен элде... Әле күптән түгел генә, февральдә театр артисты Фирдәвес Әхтәмованы, аның артыннан директоры Шамил ага Закировны, аннары май башында драматургы Туфан ага Миңнуллинны бер-бер артлы мәңгелек йортка озатып, пәраләнгән йөрәгенә тагын төзәлмәс яра салынды – театр Артисты Шәүкәт ага Биктимеров вафат.

29.05.2012
1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан бүген Татарстан Министрлар Кабинетында барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында брифинг узды. Брифингта катнашучылар балалар һәм үсмерләргә кагылышлы җитди проблемаларны яктыртырга тырышты. ТР Бала хокулары буенча вәкиле Гүзәл Удачина җәйге каникуллар якынлашу белән бәйле рәвештә, ата-аналарга үз балаларының хокуклары һәм мәнфәгатьләре тиешле рәвештә үтәлүен кайгыртып, аларга уяулыкларын арттырырга киңәш итте. Моннан тыш, җәйге чорда балалар кайда гына ял итмәсен, төп яклаучы һәм саклаучы ата-ана булуын искәртте. 1 нче июньнән җәйге сәламәтләндерү кампаниясе старт ала. 
29.05.2012
1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан бүген Татарстан Министрлар Кабинетында барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында брифинг узды. Брифингта катнашучылар балалар һәм үсмерләргә кагылышлы җитди проблемаларны яктыртырга тырышты.
28.05.2012
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат очрашуы вакытында, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына сайланган депутат Олег Морозовның РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарә башлыгы итеп билгеләнүе нисбәтеннән, бушаган депутат квотасын республикага калдыру өстендә эш алып баруын билгеләп үтте.
28.05.2012
Бүген ТР Президены Рөстәм Миңнеханов “М-7” индустриаль паркында булды. Паркның җитештерү мәйданчыкларын республика башлыгы белән бергә ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Яшел Үзән башлыгы Сергей Батин һ.б. карады.
28.05.2012
2013 елда Бөтендөнья универсиадасын үткәрү вакытында куркынычсызлык тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр гадәттән тыш күп. Бу хакта бүген ТР буенча элеккеге эчке эшләр министры, Татарстанның яңа вице-премьеры Әсгать Сәфәров журналистларга биргән әңгәмәсендә белдерде.
28.05.2012
Бүген реконструкцияләнгән соң Буа спирт заводы ачылды. Бу тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. ТР Президенты сәламләү чыгышында заводта үткәрелгән модернизация спирт заводын дөньяда иң яхшы итәчәгенә өмет белдерде. “Бу предприятие яңа дөнья базарларын яулауларга мөмкинлек бирәчәк дип ышанам. Биредә продукция сыйфатына, белгечләр сайлауга таләпләр югары дәрәҗәдә икәнлеген белә идем, ә бүген күргәннәр без көткәннән дә артык”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
28.05.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Указы нигезендә Марат Рифкать улы Зарипов ТР Дәүләт тарифлар комитетының яңа рәисе итеп билгеләнде.
28.05.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указларга кул куйды.

Битләр: << 1891 1892 1893 1894 1895 1896 1897 1898 ( 1899 ) 1900 >>