ТР Президенты Указы белән Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе билгеләнде
28.05.2012Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Указы нигезендә Марат Рифкать улы Зарипов ТР Дәүләт Советы тарифлар комитетының яңа рәисе итеп билгеләнде.
Элек бу вазыйфаны башкарган Раузил Хаҗиев башка эшкә күчү сәбәпле, ТР Дәүләт тарифлар комитеты рәисе вазыйфасыннан азат ителде.
Марат Зарипов 1972 елның 7 февралендә Казанда туган. 1994 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.
2005-2012 елларда Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсен җитәкләгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте