Әсгать Сәфәров: Универсиада куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча киңәшмәләр даими рәвештә узачак
28.05.20122013 елда Бөтендөнья универсиадасын үткәрү вакытында куркынычсызлык тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр гадәттән тыш күп. Бу хакта бүген ТР буенча элеккеге эчке эшләр министры, Татарстанның яңа вице-премьеры Әсгать Сәфәров журналистларга биргән әңгәмәсендә белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кадрлар билгеләү турындагы Указны имзалады. Әсгать Сәфәров ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Вице-премьер яңа вазыйфада республика Хөкүмәт йортында Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларының комплекслы куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
“Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә миңа җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләре йөкләнде, - дип билгеләп үтте киңәшмә тәмамлангач Әскать Сәфәров. Республика Президенты минем алга 2013 ел универсиадасына әзерлек һәм үткәрү вакытында куркынычсызлык тәэмин итү бурычын куйды”.
Әсгать Сәфәров сүзләренә караганда, бүген киңәшмәдә янгын куркынысызлыгы, террорчылыктан саклау, төзелеш хилафлыклары белән бәйле күпсанлы җитешсезлекләрне бетерү чаралары буенча фикер алышканнар.
“Билгеле карарлар кабул ителде. Атна саен 2013 елгы Уеннарның яңа обектларында һәм төзекләндерелә торган объекларда да шундый киңәшмәләр уздырырга планлаштырам. Чыннан да, эш бик күп, җитешсезлекләр дә җитәрлек. Ә универсиадага елдан артык вакыт калды. Күп кенә мәсьәләләрне әллә кайчан хәл итү кирәк иде. Эчке эшләр министрлыгы буенча өстәмә финанслау карары кабул ителгәч күп кенә мәсьәләләр хәл ителде, ә Граждананр оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммналь хуҗалык министрлыгы линиясе буенча башкарасы эшләр күп”, - дип ассызыклады вице-премьер.
“Без Уеннар объектларында, шулай ук яшәү урыннарында, Универсиада авылында, транспорт чишелешләрендә кешеләрнең, спортчыларның, Универсиада кунакларының куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Бүген Универсиаданың яңа объектларындагы кайбер җитешсезлекләр буенча гына киңәшмә үткәрдек. Бу хәл ителергә тиешле мәьәләләрнең бик кечкенә өлеше, проблемалар күп – меңнән артык җитешсезлек ачыкланган”, - дип билгеләп үтте ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте