Яңалыклар

05.06.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда булган вакытта танылган татар җәмәгать эшлеклеләре - Садри Максуди, Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчураның каберләрендә булды.
05.06.2012
Бүген, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, республика территориясен санитар чистарту буенча узган ике айлыкка йомгак ясалды. ТР Хөкүмәт йортында узган чарада ТР Экология һәм табигый байлыклар, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Урман хуҗалыгы, министрлыклары, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең, Роспотребнадзорның ТР идарәләре җитәкчеләре катнашты.
05.06.2012

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, 16 апрельдә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшләтеп җибәрелгән иде. Ул кыска гына вакыт эчендә татарстанлылар арасында популярлашып киткән. Моны санитар чистарту буенча республикада барган ике айлык вакытында алынган күпсанлы мөрәҗәгатьләр дә раслый. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина сөйләде.

05.06.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Европа, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Үзәк Азия буенча Бөтендөнья икътисад форумында катнаша. ТР башлыгы программасында эшлекле чаралар һәм очрашулар планлаштырылган.

04.06.2012
Малайзия Татарстан Республикасы белән IT, туризм, мәгариф өлкәләрендә һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында Малайзия халыкара сәүдә һәм сәнәгать министры Дато Сери Мостафа Мөхәммәт хәбәр итте.
04.06.2012
Бүген Татарстанда эш сәфәрендә булган Россия Премьер-министрының беренче урынбасары, 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов берничә спорт объектын карады. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, статс-секретарь- спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлар спорты берлеге президенты, FISU ның беренче вице-президенты Олег Матыцин, «Казан-2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов озатып йөрде.
04.06.2012
Азия-Тын океан регионында һәм аның партнерлары төбәкләрендә товар ташу чылбыры, ачык коридор булдыру, АТЭС һәм аның партнерлары базарларында товар алыш-бирешендә “бер тәрәзә” концепциясен кертү, азык-төлек куркынычсызлыгын 2015 елга кадәр тәэмин итү, энергияне сакчыл файдалану һәм энергиянең чиста чыганакларына игътибар бирү, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру, үстерелгән уңышны югалтуларны киметү, законсыз балык тотуга каршы көрәш алып бару, продукцияне бозылдырмый саклауга юнәлтелгән суыту һәм башка төр технологияләрне киңрәк файдалану һ.б.
04.06.2012
Россия рәислегендә бүген Казанның Теннис академиясендә дәвам иттерелә торган “Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге” - АТЭС форумы кысаларында сәүдә министрлары киңәшмәсендә РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья сәүдә оешмасы генераль директоры Паскаль Лами һ.б. рәсми затлар катнаша.
04.06.2012
Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында, Казанга эш сәфәре кылучы РФ Спорт министры Виталий Мутконың Татарстанның спорт җәмәгатьчелеге белән очрашуы узды. Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.
04.06.2012
Бүген Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. Игорь Шуваловны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка затлар каршы алды.

Битләр: << 1891 1892 1893 1894 1895 ( 1896 ) 1897 1898 1899 1900 >>