Яңалыклар

31.05.2012
Бүген Казанда “Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге” (“Азиатско-тихоокеанское экономическое сотрудничество” - АТЭС) форумында РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләү сүзе белән чыкты.
31.05.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә рәсми визиты кысаларында Истанбулга килде. Ататөрк исемендәге Халыкара һава аланында Татарстан делегациясен Истанбул мэры Кадыйр Топбаш каршы алды.
30.05.2012
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендәге республиканың хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең муниципалитетлар белән видеоконференция рәвешендә утырышы уздырылды.
30.05.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия республикасына сәфәре кысаларында Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давыдуглы белән очрашты. Әнкарада Төркиянең тышкы сәясәт ведомствосы резиденциясендә узган эшлекле төшке аштан соң ТР Президенты белән Төркия тышкы эшләр министры журналистлар алдында чыгыш ясады. Рөстәм Миңнехановның Әнкарага килүе Төркия ММЧ вәкилләрендә зур кызыксыну уятты. ТР Президенты белән Төркия тышкы эшләр министрының чыгышын төрле телеканаллардан уннан артык телевизион камера төшерде.
30.05.2012
Бүген Россиянең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровка Казанда булачак Агропромпаркны тәкъдир иттеләр. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
30.05.2012
Татарстанны газ белән тәэмин итү 98 процентны тәшкил итә. Моның турында бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда үтә торган “Газпром межрегионгаз” ҖЧҖнең региональ газ компанияләре семинар-киңәшмәсендә хәбәр итте.
30.05.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек рәсми визиты белән Төркия Республикасына сәфәр кыла. Визит ясау барышында Татарстан башлыгы Әнкарада һәм Стамбулда булачак. Шулай ук Татарстан делегациясе составына ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин керә.
29.05.2012
Бүген Казанга Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров эш сәфәре белән килде. Аны “Казан” Халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. каршы алды.
29.05.2012
Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.
29.05.2012
Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә “Ат утары” комплексы ачылды. Ат утарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. рәсми затлар кунак булды.

Битләр: << 1891 1892 1893 1894 1895 1896 1897 ( 1898 ) 1899 1900 >>